tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәре Мәгариф департаменты өчен татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү өчен программа төзелде
Нижневартовск шәһәре Мәгариф департаменты өчен татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү өчен  программа төзелде

Нижневартовск шәһәре Мәгариф департаменты өчен татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү өчен программа төзелде

28-30 сентябрь  көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Нижневартовск шәһәре “Мирас” Татар милли-мәдәни автономиясе  белән берлектә Нижневартовск шәһәре Мәгариф департаменты өчен татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүнең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтерлек программа төзеде. Мондый ихтияҗ шәһәрдә 5000 меңнән артык татар баласы булуы белән бәйле.

Программа нигезендә делегация беренче көнне “Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте”н дәге татар телен мәдәниятен өйрәнү өчен булган шартлар белән танышты. Биредә көллиятнең директоры Гарипова Гөлнара  үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Көллиятнең укучылары кунакларны җылы каршы алды, төрле концерт номерлары куйдылар. Шулай ук, дөньядагы бердәнбер Әлифба музее белән таныштылар. Монда алар татар халкының графикасына бәйле кызыклы фактлар белән таныштылар.

Шул ук көнне кунакларыбыз Кушлавыч авылында урнашкан Г.Тукай музеенда булдылар. Биредә алар әдипнең гомер юлы, иҗаты һәм кызыклы фактлар белән таныштылар.

29 сентябрь көнне, программа нигезендә, делегатлар “Адымнар” поллилингваль комплексында булдылар. Биредә алар укучыларның өч телдә ничек итеп белем бирелүен күзәттеләр. Мәктәпнең диреторы, Шамсутдинов Айдар Ильдарович, комплексның булдырылу тарихы, куелган максатлар турында әңгәмә алып барды, экскурсия ясады.

Казан шәһәре Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясе, директоры Гайнуллин Рамиль Рашидович, шулай ук кунакларны җылы кабул итте. Үзе җитәкләгән оешманың уңышлары  турында сөйләп китте. Ә, уңышлар чыннан да бар. Барлык фәннәр туган(татар) телендә укытылуга карамастан, гимназия олимпиада хәрәкәте, белем сыйфаты буенча алдынгылар рәтендә. Гимназиядә укыту, тәрбия эшләре белән беррәттән укытучылар тарафыннан да төрле инициативалар тормышка ашырыла. Мәсәлән, онлайн мәктәп проекты, югары уку йорты белән хезмәттәшлек, олимпиада хәрәкәте һәм башка бик күп проектлар. Әлеге оешма эчендә мәктәпкәчә белем бирү каралган, тәрбияләнүчеләрнең 99%,директор сүзләренчә, гомум белем алуны шушы ук оешмада дәвам итә. Бу эзлеклелек булуы турында сөйли.

Программаны дәвам итеп делегатлар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасына экскурсия кылдылар. Биредә алар Г.Тукай исемендәге  милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән таныштылар. Югары белем бирү эшчәнлеге белән аларны татар теле кафедрасы доценты  Хөснетдинов Дамир Хәһдар улы таныштырды. Кунакларыбыз махсус яздыру студиясе, актлар залы, төрле остаханәләр белән таныштылар.

3 көнлек программаның нәтиҗәләрен карау, фикер алышу, милли-мәгариф системасындагы төрле сорауларга җавап бирү һәм Тататарстан Республикасында булган тәҗрибә белән уртаклашу өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Зиннәтуллин Разил Ринат улы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Халиков Ильгиз Ильдар улы, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбары Әхмәтов Альберт Мөнир улы, Төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Мусина Гөлия Фәргать кызы, Казан Башкарма комитеты Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон, Г.Тукай исемендәге  милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе доценты Фәтхуллова Кадрия, Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре филология кандидаты докторы Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы чыгыш ясады. Чара барышында, шулай ук, Нижневартовск шәһәре Мәгариф департаменты җитәкчесе Князева Светлана Генадий кызы һәм Нижневартовск шәһәрендә ачылган татар сыйныфлары булган мәктәп директорлары һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре дә чыгыш ясады.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чараларда катнашкан һәм чыгыш ясаган барлык милләттәшләребезгә рәхмәт белдерә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*