tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә «Дуслык» мәчетен ачу тантанасы булды
Әлмәттә «Дуслык» мәчетен ачу тантанасы булды

Әлмәттә «Дуслык» мәчетен ачу тантанасы булды

Рабигыль-әүвәл аеның 13 нче көнендә (28 сентябрь) Әлмәт шәһәренең “Дружба” микрорайонында «Дуслык» мәчете ачылды. Тантанада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөферов, район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, Әлмәт районы имамнары катнашты.

Тантаналы ачылыш яңа мәчет территориясендә агачлар утыртудан башланды. Шәһәр имамнары үз исеменнән алма агачлары утыртты, Коръәннән сүрәләр укыды.

Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров мәхәллә кешеләрен әлеге мөһим вакыйга белән котлады һәм Исламда мәчетләр төзүнең изге эш икәнлеген һәм Аллаһы Тәгалә йортын төзүдә ярдәм иткән кешегә әҗер-савапның зур булачагын билгеләп үтте.

2014 елда «Дружба» микрорайонында яшәүчеләр тарафыннан яңа мәчет төзү буенча инициатив төркеме төзелә. Шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан җир бүлеп бирелгәч, 2018 елда беренче таш салына. Биш ел дәвамында мәчет төзелешендә күп кенә предприятиеләр, учреждениеләр һәм шәхси затлар ярдәм итә. Аларга тантанада ТР мөселманнары Диния нәзарәте  һәм Әлмәт мөхтәсибәте рәхмәт хатлары тапшырылды.

Йөз утыз кеше сыйдырышлы ике катлы кирпеч мәчет барлык челтәрләренә тоташтырылган, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәт алу бүлмәләре ясалган. Мәчетнең беренче катында –  ир-атлар өчен фарз залы, никах үткәрү өчен бүлмә, имам кабинеты, ә икенче катта хатын-кызлар өчен намаз залы урнашкан. Цоколь катында сыйныфлар, кухня, мәҗлесләр үткәрү өчен бүлмә җиһазландырылган.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*