tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Перу Республикасы делегациясе белән очрашты
Данис Шакиров Перу Республикасы делегациясе белән очрашты

Данис Шакиров Перу Республикасы делегациясе белән очрашты

Бүген, 30 сентябрь, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров БТК бинасында Перу Республикасы делегациясе белән очрашты.

Данис Шакиров кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Делегатлар Перу Республикасының Лима шәһәрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Шулай ук татар чараларын үткәрүгә зур өлеш кертәләр. Очрашуда Данис Шакиров делегатлар белән киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

-Беренче чиратта, безне Лимада җылы кабул иткәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт. Татарларның бик яхшы традицияләре бар: кунакларга чәй тәкъдим итәргә һәм бүләкләр бирергә, – диде Данис Шакиров һәм делегатларга истәлекле бүләкләр һәм китаплар тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 26-29 сентябрьдә Данис Шакиров эш сәфәре белән Перу Республикасында булды. Биредә ул Халыкара Экспоалиментария күргәзмәсе, шулай ук “Татарстан-Перу” бизнес-форумы кысаларында Перу Республикасы эшмәкәрләре белән түгәрәк өстәлдә катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*