tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры Екатеринбургтан җиңү белән кайтты
Кариев театры Екатеринбургтан җиңү белән кайтты

Кариев театры Екатеринбургтан җиңү белән кайтты

Екатеринбургта узган «СВОЙ» ачык театр фестивале нәтиҗәләре билгеле булды! Кариев театры да – җиңүчеләр исемлегендә. «Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссеры Тимур Кулов, инсценировка авторы Айдар Әхмәдиев) жюриның югары бәяләмәсен алды, анда уйнаган актерлар – Татарстанның атказанган артисткасы Альбина Гайзуллина һәм Булат Гатауллин «Виртуозларча актерлык осталыгы» номинациясендә иң яхшылар булып танылды!

Жюри рәисе Оксана Кушляева: «Сез искиткеч партнерлар. Сезнең спектакльне караганнан соң, «Моноспектакльләр нәрсәгә кирәк, менә бит, партнер буларак та ничек оста уйнап, рольләрне бер-береңә пинг-понг уйнагандагы кебек биреп була», – дип уйлыйсың», – дип билгеләп үтте.

Спектакльне карарга Урал татарлары да килгән иде. Татарстан Республикасының Свердлау өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Альбина белән Булатка рәхмәт хатлары тапшырды.

Гадел Кутуй әсәре һәм аның улы Рөстәм Кутуй истәлекләре нигезендә куелган «Рөстәм маҗаралары» спектакленең премьерасы узган елның декабрендә булды. Бу елның сентябрендә генә дә әлеге спектакль ике мәртәбәле фестивальдә катнашырга өлгерде: Казанда узган АРТМИГРАЦИЯ яшь режиссура фестивалендә һәм Екатеринбургта узган «СВОЙ» ачык театр фестивалендә.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*