tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үләнкүл авылы мәктәбенә конгресс бүләкләре тапшырылды
Үләнкүл авылы мәктәбенә конгресс бүләкләре тапшырылды

Үләнкүл авылы мәктәбенә конгресс бүләкләре тапшырылды

Август аенда Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое М.Җәлил исемендәге Үләнкүл авылы мәктәбендә булды. Һәм биредә Васил Шәйхразыев Үләнкүл авылы мәктәбенә чаңгы комплектлары һәм пневматик мылтыклар бүләк итергә карар кылды. Әлеге карар үтәлде.

Бүләкләрне мәктәпкә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы Советы әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтшина Ләйлә Мәүлетдин кызы тапшырды.

Бүгенге көндә мәктәптә 62 укучы белем ала. Мәктәптә башка фәннәр белән беррәттән татар теле дә укытыла. Үләнкүл мәктәбендә 3 музей эшли: туган якны өйрәнү музее, мәктәп тарихы музее, Большеречье районының Мактаулы гражданы Шихова Мәнвия Хөсәен кызы истәлеге музее.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*