tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каипта чишмә ачылу тантанасы узды
Каипта чишмә ачылу тантанасы узды

Каипта чишмә ачылу тантанасы узды

Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов традицион кызыл тасманы кисүдә катнашты. Яңа павильонны ачу көндезге намаздан соң ук булды. Илдус Фатыйх улы катнашучыларны сәламләде һәм чишмә суы белән яңа павильон төзүдә катнашы булганнарның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерде.
«Родник-Чишмә» социаль проекты авторы Азат Гайнетдинов сүзләренә караганда, төзелеш якынча ай ярым элек башланган. Кешеләр булышты, иганәчеләр табылды һәм Каип авылының мәчет территориясендә шундый объект барлыкка килде.

Бүгенге көндә Лаеш районында 50 тоннага якын су таратылуын билгеләп, ул Хәерби авылында да шундый ук чишмә ачылуын әйтте. Лаешта шундый объект төзелешендә таш салу эшләре тәмамланган, ә Комлы Ковалида проект документациясе җибәрелгән.

— Чишмә павильоннарында безнең проектлар буенча видеокамералар һәм җылы идәннәр урнаштырылган, сливлар үз-үзен чистарту фильтрлары белән җиһазландырылган, аларда «химия» юк. Мин үзем бу суны инде берничә ел рәхәтләнеп эчәм, — дип билгеләп үтте Азат Галимҗан улы. — Мондый чишмәләрне ачу районыбызның күпмилләтле халкын берләштерә, дуслык өсти һәм яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен ныграк урнаштыра. Шулай итеп, янгыннан зыян күргән православиелы авылдашларына — мөселманнар, безнең якташларыбыз ярдәме белән, тиз арада (биш ай дәвамында) алар яши торган йорт төзергә ярдәм иттеләр.

Азат Гайнетдинов сүзләренчә, якташлык чишмәләр төзү проектын тормышка ашыруда һәм районның православие гыйбадәтханәләре территорияләрендә ярдәм итәргә әзер: «Без яхшылык белән барабыз!».

Чыганак: laishevskyi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*