tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Халыкара «Татар кызы 2023» бәйгесенең финалы

ВИДЕО: Халыкара «Татар кызы 2023» бәйгесенең финалы

17 сентябрь көнне Үзбәкстан Республикасы башкаласы Ташкент шәһәрендә 10чы Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финал тантанасы узды. Иң гүзәл һәм сәләтле кыз исеме өчен 13 берсеннән берсе чибәр, һәм тырыш кыз ярышты.

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе – матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме. Татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, сәләтен күрсәтү — бәйгенең төп максаты булып тора. Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәренең «Туркистон» сәнгать сарае сәхнәсендә «Татар кызы» бәйгесенең төп бәйрәмендә финалист кызларның чыгышлары музыка, бию, кунаклар котлаулары белән үрелеп барды.

Бу елны Гран-прига Пенза кызы Альбина Медведева лаек дип табылды һәм киләсе халыкара бәйге үткәрү хокукы Пенза шәһәренә китәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*