tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Катлаулы көннәрдә милләт онытылмасмы?
Катлаулы көннәрдә милләт  онытылмасмы?

Катлаулы көннәрдә милләт онытылмасмы?

Милли мәсьәләне күрмәмешкә салышу бәләдән коткармый

Пандемия шартларында татар матбугаты, электрон мәгълүмат чаралары нинди темаларга өстенлек бирә? Моны белү өчен татар радиоларын, телевидение каналларын кабызып карый аласыз. Аллага шөкер, хәзер аларны саны артты. Газета-журналлар, аларның интернет  версияләре, ике каналлы  “Татарстан – Яңа гасыр” иярченле (спутник аша тапшырулар таратучы) телевидениесе, “Мәйдан”, ТМTV, “Туган тел” телеканаллары, Татарстанда һәм кайбер төбәкләрдә татарча эшләүче FM радиолар, шулай ук интернеттагы youtube-каналлар, интернет сәхифәләре, социаль челтәрләр… Дәүләт басмаларыннан башка хосуси  газета-журналларны армый-талмый чыгаручылар зур аудиторияләр саклап килә. “Акчарлак”, “Безнең гәзит”, “Ирек мәйданы” басмалары дәүләт белән каршылыкка чыкмыйча мөстәкыйль караш, туган тел ярдәмендә татар матбугатының лидерлары булып танылдылар.

Утыз ел элек мондый мөмкинлекләр юк иде. Хәзер теләгән һәр кеше туган телендә язылган яки үз милләтенең тарихына, мәдәниятына багышланган мәгълүматлар, тарихи-мәдәни тасвирламалар таба ала. Кемдер милли рухияткә сусаган, икенчеләр милләтнең хәле мөшкел булуга борчылып, нидер  әйтергә тели. Әгәр теләүче, үзенә кирәкне эзләп табучы булса…

Ни өчен журналистларга этнология, этнография кирәк?

Төбәктә, илдә яшәгән халыкларның тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятын белмәгән якташлар һәм илдәшләр буладыр. Ләкин бу табигый хәл түгел. Андый шәхес ниндидер “иностранец”, чит ил кешесе булып күренә. Мин андыйлар белән аралашырга, уртак эшләр корырга теләмәс идем. Чөнки сине санга сукмаучы күрше белән үтырып чәй эчу, ниндидер катлаулы мәсьәләне чишү уңайлы түгел. Кемнең нинди теләкләре булуын, нәрсә белән горурлануын, нәрсәләр борчуын белү ихтыяҗы бар.

Тик шулай да иң хикмәтлесе – матбугатта, радио һәм телевидениедә әйләнә-тирәдәге кешеләрнең милләте, теле, тарихы булуны чамалау. Журналист булган кешегә, редакциядә эшләүчегә этнологияне,  җирле халыкларның милли мәдәниятын белмәгән килеш ничек яшәргә һәм эшләргә мөмкин? Белмәү бер хәл, ләкин белергә теләмәү, башка милләтләрне санга сукмау, үз телеңә, мәдәниятеңә генә капланып яшәү бөтенләй капкага сыймый. Күп милләтле мохиттә бигрәк тә.

Ләкин матбугатны, интернет челтәрен, радио-телевидение ачсаң “этно” дигән нәрсә яки милләтләрне исәпкә алып язу, сөйләү  сирәк очрый. Шул очракларда “денацификация” ихтыяҗы килеп чыгарга да мөмкин…

Мәгълүмат агымына күз салсаң…
Милли үзаңны, туган телне саклау турында мәгълүмат системасы язганнарны озаклап тикшергәч кенә берничә үрнәк таба алдым. Чыннан да сирәк очрый алар. Менә ул тансык үрнәкләр.
“Илдә тормыш әлегә үзенең деструктив агышында бара, димәк, туган тел һәм милли мәгариф мәсьәләләрен дә һәр халык үзе, кулыннан килгәнчә хәл итәргә тиеш була.”  “Мәдәни җомга” гәзитенең февраль ахырында чыккан санында җәмәгать эшлеклесе Фоат Уразайның   “Адымнар ышанычлы булсын!” мәкаләсендә шундый фикер әйтелә. madanizhomga.ru

Гаять  җитди һәм актуаль фикер бу! Чыннан да халык үзе теләсә һәм милли оешмалар  эзлекле хәрәкәт итсә генә туган  телне, мәдәниятны сакларга мөмкин булачак.

Шул ук  “Мәдәни җомга ” атналык газетында журналист Рушания Алтайның    “Төркиядә Фатих Әмирхан әсәрләре буенча фәнни хезмәт якланган” дигән мәкаләсе чыккан. Димәк Татарстандагы әдәби ядкәрләр халыкара мохиткә чыга, гомумтөрки мәдәният хәзинәсе буларак таныла. Мондый мәдәни казанышлар милләт яшәешенә, аның танылуына да тәэсир итә. Димәк матбугатта шундый тансык һәм кадерле күренешләрне җәмәгатьчелеккә җиткереп тора. madanizhomga.ru

“Идел” журналының февраль санына күз салсак, Мөршидә Кыямованың «Телне яшәтү өчен, шул телдә сөйләшүче булу шарт» мәкаләсендә татар теле белгече Ольга Галимованың тирән фикерләре белән танышабыз. idel-tat.ru

Мондый язмаларның һәркайсы гыйлем эстәү буенча дәреслек хезмәтен үти. Бу дәреслек ярдәме белән белем арттыручылар гына эзләп табасы кала.

Дилбәр Гарифуллинаның “Авылда эшләүчеләрнең 10 проценты гына яшьләр” дип борчылып язган мәкаләсе “Шәһри Казан” газетасында басылып чыккан. Ә менә шәһәрдәге татар тормышы, милли мәдәният, татар теле темасына шәһәр газетасының теше үтмәгәнлеге күзгә ташлана.

“Бөтен нәрсәне Аллаһы Тәгалә генә белә. Пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисендә әйтелгәнчә: “Мөселман шундый булырга тиеш: аның кулыннан да, теленнән дә, мөселманнар һәм башка кешеләр имин булырга тиеш”. Мөэминнең теле йөрәге артыннан йөрергә тиеш. Әгәр дә ул берәр нәрсә әйтергә теләсә, башта аның турында йөрәге белән уйласын, аннан соң гына әйтсен”. Бу фикерне Равил хәзрәт Бикбаев  милләттәшләргә шул ук “Шәһри Казан” басмасы аша җиткерә.

Профессиональ сәнгать, укытучылар һәм мәгариф мәсьәләләре милләт яшәешенә уңай тәэсир итә  әлбәттә.Татар халкының беренче професссиональ  рәссамы Бакый Урманченың 125 еллыгына багышланган язма «Халык үз рәссамына лаек булырга тиеш» дип атала. Бу язманы да зыялы татар кешесе җентеләп укып чыгып, хәтерендә тотсын иде. Аны журналист Ләйсән Рәхмәтуллина әзерләгән. intertat                               

Россия татарларының  милли үзаңы турында

Төркиядә бик кызыклы фәнни китап чыккан. «Россиядә мультикультурализм һәм татар тәңгәллеге» китабы турында “Татар-информ” хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина мәкалә язган.

Китапның максаты: Россиянең мультикультурализмына төрле яклап карау,  мультикультурализмның теориядә һәм гамәлдә ни рәвешле аңлатылуына җавап эзләү, славян культурасыннан соң Россия мультикультурализмына сизелерлек йогынты ясаган һәм, вакыт узу белән, үзе дә йогынтыга дучар булган татар тәңгәллеген тикшерү. Хезмәттә татарларның Россиянең мультикультурализмына йогынтысы өйрәнелгән.

«Туган теле татар булганнарның кайберләре чынбарлыкта үзләрен татар дип санамый яки татар дип әйтмәгән,” – китапның авторы, Алжир Республикасы Әмир Абдулкадыйр исемендәге Ислам фәннәре университеты һәм Анкара Медиполь университеты лекторы, социология фәннәре кандидаты Хаҗы Мурат Терзи  шундый нәтиҗә ясаган.

«Сораштыру уздырганда анкета кулланганнар. Анкетада руслардан — 2475, татарлардан 1552 кеше катнашкан. Катнашучыларның демографик үзенчәлекләре, мультикультурализм һәм тәңгәллек турында уй-фикерләрен ачыклау өчен гаилә, икътисад, дини һәм милли тәңгәллек, иҗтимагый-сәяси карашларга бәйле сораулар бирелгән», — дигән «Татар-информ»га Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Хезмәттә язылганча, татар төшенчәсе белән бәйле сорауга катнашучыларның 44,52 проценты «Татарстанда яшәүчеләргә бирелгән исем», 16,69 проценты — «төрек һәм монголларның катнашмасы», 13,60 проценты исә «Алтын Урда мирасчысы булган халык» дигән гыйбарәләр белән ризалашкан. Күрсәткече түбән катнашучылар (1,16 процент) «Татар варвар һәм юлбасарны аңлата» гыйбарәсе белән килешкән.

«90,72 процент халык татарларның башка халыклардан аерылып торган характеристик үзенчәлекләренә ия булулары белән ризалашкан. Татар булу мөһим түгел, дип җавап бирүчеләрнең 27,13 проценты татарларның үзләренә генә хас үзенчәлекләре бар, дигән», — диде ул.

Сораштыруда катнашучыларның милләт бүленеше түбәндәгечә булган: 62,71 процент — татарлар, 27,11 процент — руслар, 4,24 процент украин, башкорт, чуваш, чечен һәм абхаз халыкларыннан тора. Милләтен күрсәтергә теләмәгәннәр — 5,70 процент.

«Үзен татар дип белдергән кешеләр саны — 1552, ә туган телен татар теле буларак сайлаучыларның саны — 1571. Моннан ике нәтиҗә ясалган. Беренчедән, туган телен күрсәтергә оялмаучылар, милләтен күрсәтергә кирәк булгач, шундый ук дәрәҗәдә кыю була ала алмаган. Икенчедән, туган теле татар булганнарның кайберләре чынбарлыкта үзләрен татар дип санамый яки татар дип әйтмәгән», — ди Айгөл Зара Кәбирова. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/25-02-2022/t-rkiya-galime-rossiyad-multikulturalizm-m-tatar-t-g-llege-kitabyn-chygargan-5850159

Милли гамәлләр  кемнәрнең төшенә өч ятып бер тапкыр дә керми?

Татарларны  нинди  мәсьәләләр күбрәк  кызыксындыра  соң? “Акчаны сакларгамы, тотаргамы, әллә алмаштырыргамы?” “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе Чулпан Гарифуллина акча табу һәм тотуга бәйле 7 актуаль сорауга җаваплар әзерләгән. Практик эшләр, социаль проблемалар татарларларны да, русларны һәм башка милләтләрне дә кызыксындыра. Һәм бу укучылар өчен\дә,  газетага язучы журналистлар өчен дә табигый күренеш.

Тататарстан  хакимиятенең  милли тема белән артык мавыкмый торган рәсми басмасы  “Ватаным Татарстан” газетасының февраль  аендагы соңгы “юан”, ягъни атналык саны кызыклы. Анда Сөембикә манарасы һәм ханбикәнең үзе турында Фәния Әхмәтҗанованың язмасы басылып чыккан. Бу һичшиксез  милли аңны үстерә торган мәкалә.

Шул ук санда  хәбәр ителгәнчә, Камал театры артисты, популяр сәхнә остасы Илтөзәр  Мөхәммәтгалиев “Киек каз юлы” дигән шигъри кичә үткәргән. Әгәр дә чын милли шагыйрьләрнең әсәрләрен йотлыгып тыңлаучылар һәр вакыт зал тутырып килсәләр, үзләре дә әдәби текстлар укысалар, милләт таркалу куркынычы чигенер иде. Хәзергә милли гамәлләр өч ятып бер тапкыр да исләренә төшми торган кардәшләребез һәр кайда очрап тора. Шул исәптән мәгълүмат мохитендә эшләүчеләр   арасында  да. Югарыда әйтелгән мисаллардан гайре үрнәкләрне бүгенге мәгълүмат мохитендә очрату бик сирәк. Гаиләдә туган телдә сөйләшү, гражданлык җәмгыяте  ярдәмендә рухи байлыкларны үзләштерү, яшьләргә рухи яки әхлакый тәрбия бирү турында укырга, хәтта сүз куертырга сәләтле кешеләр эзләп йөререгә туры килә…

Нәрсә эшләргә, нинди  темалар  сайларга?

Юк, милли  теманы куертып, сәясәт сагызын чәйнәргә  өндәмим.  Бары тик  тормышта булган кадәр генә, авырткан чакта дәва булырлык, милли җанны асрарлык  кына рухи дару табу турында сүз бара.

Сез яшәгән йортта, мәхәлләдә яки авылда, шәһәрдә, районда   милләттәшләребез бармы? Күпмерәк  алар? ( Россия татарларның  дәүләт оештырган  җанисәп  билгеләгән  саны безгә әллә ни зур ачыш түгел. Дөрес санаганнармы, милләтне төгәл күрсәткәннәрме, юкмы – без моны белмибез.)

   Ә менә  үзебезнең яшәү урынында концертка, сабан туена, кунак мәҗлесенә яки соңгы юлга озатырга, җиназа йоласына  кемнәрнең җыелуы, милли-мәдәни оешма эшләрендә катнашулары  ышанычлы  факт булып  тора. Китап, гәзит-журнал укучыларның  һәм  сатып алучыларның, татар театрына,  концерт  тамашаларына йөрүчеләрнең, татар  телевидениесен, интернетын  караучыларның төгәл саны тормышның үзеннән алына.

Менә шул турыда белү, төгәл мәгълүмат туплау файдалы.

Әйтик,  сезнең авылда, шәһәрдә, микрорайонда татарлар күпме икән? 

Һәм алар нинди? Картмы, яшьме, кәсеп-һөнәрләре, белемнәре нинди? (Үзегез белән аралашканнарын  булса да беләсездер?)

 Татар тарихы, туган төбәкнең үткәне  аларны кызыксындырамы?

Милләттәшләр, кардәшләрнең  бала-чагалары күпме? Күпме өлеше үзебезчә  укый-яза?

Ничәсе мәктәптәге  татар  сыйныфына языла?

Сез яшәгән якларда нинди татар чаралары көтелә? Алар кайда, кайчан булачак?

Сездә татар мәдәнияты үзәкләре, тарихи һәйкәлләр, ядкәрләр, милли тарихны белүчеләр бармы?

Сез белгән, катнашкан милли-мәдәни  оешмаларның  җитәкчеләре, эш планнары, матбугатта, интентертта  күренүләре. Аларның карамаганыда  мәгълүмат чаралары, интернет  ресурслар бармы?

Җирле халыклар, хакимият, идарә органнары белән хезмәттәшлек көйләнгәнме?

Нинди кызыклы проектлар, милли үсешкә ярдәм итүчеләр беләсез?

Әгәр дә сез яшәгән урында конгресска кергән яки татарлар белән хезмәттәшлек итүче милли-мәдәни оешмалар булса, аларның җитәкчеләре бу мәгълүматларны

таба алалар. Мондый әйдәманнар, гомумән кызыклы шәхесләр турында язу, радио-телевидениедә, интенертта күрсәтү, алар турында сөйләү кызык булачак. Матбугат, мәгълүмат чаралары   өчен андый шәхесләр бик яхшы темалар һәм мәгълүмат чыганагы булырга мөмкин.

“Татар рухы һәм каләм” бәйгесе нәкъ менә шул максатларда оештырыла.

Катлаулы чорда да, тормыш көйләнгәч тә икмәк табу, дөнья көтү, саулык саклау турында  мәгълүмат табу һәм тарату беренче урында. Һәркемнең кардәшләре, милләте һәм үз  башыннан  кичергән хәлләр  шул  ук исемлектә. Милли тормыш та уртак мәгълүмат мохитендә. Әгәр моны үзебез онытып җибәрмәсәк.

Римзил Вәлиев,
 журналист һәм җәмәгать эшлеклесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*