tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районында «Созвездие – Йолдызлык-2022» фестиваленең район туры җиңүчеләре гала-концерты булып узды
Яңа Чишмә районында «Созвездие – Йолдызлык-2022» фестиваленең район туры җиңүчеләре гала-концерты булып узды

Яңа Чишмә районында «Созвездие – Йолдызлык-2022» фестиваленең район туры җиңүчеләре гала-концерты булып узды

Менә «Созвездие – Йолдызлык-2022» район фестивале дә тәмамланды, анда «Созвездие-Йолдызлык – 2022» эстрада сәнгатенең зона һәм республика ачык яшьләр фестивале җиңүчеләре ачыкланды.

Кичә, 1 мартта, район мәдәният йорты сәхнәсендә һәм сәхнә артында тормыш кайнады. Районыбызның яшь талантлары бирегә компетентлы жюри алдында лаеклы чыгыш ясау өчен килделәр, һәрберсенең җиңүгә омтылышы бар иде, сәхнәдә беренче катнашучылар чыгыш ясаган арада башкалары сәхнә артында, коридорда һәм, хәтта, фойеда да әзерләнебрәк тордылар.

Район сайлап алу туры төгәлләнгәч, жюри киңәшмә бүлмәсенә чыкты, ә ата-аналар исә җиңүчеләрне игълан итүне көтеп, балалардан да күбрәк дулкынландылар кебек.

Конкурста катнашучыларны һәм гала-концертны көткән тамашачыларны озак ялыктырмаган жюри әгъзаларын алкышлап каршыладылар.

Нәтиҗәләр ясалды, тамашачылар җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителгәч, жюри карары белән тулысынча килештеләр, ә җиңүчеләр исә бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр.

Гала-концертта фестивальнең район турында 1,2 һәм 3 урыннарны яулаган балалар чыгыш ясады.

Беренче һәм икенче урыннарны алучылар март урталарында Чистайга барачак, анда «Созвездие – Йолдызлык-2022» республика фестиваленең зона туры узачак.

novoshishminsk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*