tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар
Ульяновск шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар

Ульяновск шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә Ульяновск шәһәренең, өлкәбезнең Чардаклы, Барыш, Ульяновск районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм агымдагы елга эш планы белән таныштылар.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган Муса Җәлил укуларында катнашучы укучылар чыгыш ясап, үзләренең осталыкларын тагын бер тапкыр күрсәттеләр. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин мәктәпләрдә ана телен өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр санының аз булуына карата борчылуын белдерде һәм мөгаллимәләрне ата-аналар белән активрак эшләргә чакырды.

Ульяновская татарская газета “Өмет”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*