tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәзинә» галереясе танылган рәссамнарның күргәзмзләренә чакыра
«Хәзинә» галереясе танылган рәссамнарның күргәзмзләренә чакыра

«Хәзинә» галереясе танылган рәссамнарның күргәзмзләренә чакыра

31 нче мартка кадәр казанлылар һәм шәһәр кунаклары Казан Кремле территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә бушлай була алалар.

 

Галереядә Бакый Урманче һәм Харис Якуповның әсәрләре тәкъдим ителә, рәссам София Кузьминых, Вәкил Шәйхетдиновның 70 еллыгына, шулай ук Владимир Нестеренконың «Художественный анархизм» дип аталган декоратив-гамәли сәнгатькә караган берничә күргәзмә эшли, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. 3 нче мартта Абрек Абзгильдинның 85 еллыгына багышланган тагын бер күргәзмә ачылачак.

Галерея сишәмбедән якшәмбегә кадәр 10:00 дән 18:00 гә чаклы эшли, пәнҗешәмбе – 11:00 дән 20:00 гә кадәр, дүшәмбе – ял көне.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*