tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин белән уртак проектлар хакында сөйләште
Данис Шакиров Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин белән уртак проектлар хакында сөйләште

Данис Шакиров Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин белән уртак проектлар хакында сөйләште

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкарма комитет җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров һәм Мөслим районы башлыгы Альберт Роберт улы Хуҗин халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен, мәдәниятен саклау калуга юнәлтелгән проектлар хакында фикер алышты. Алар арасында Ык буе районнары Сабан туе, “Каз өмәсе” фестивале, “Ык буйлары” татар биюе фестивале, “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале, “Фоат укулары” әдәби мәйданчыгы һ.б.

Узган ел Мөслим районында Бөтенроссия авыллар Сабантуе, “Каз өмәсе” фестивале гөрләп узды.  Быел “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале оештырылды. Милләтебезнең йөзек кашы булган – кыңгыраулы җигүле атлар чараның иң матур бизәге иде. Аларны карарга халык тирә-юньнән җыелды. “Кемнәрдер атларны яшьлеген сагынып күзәтте, яшьләр арасында кызыксыну зур иде, ” – ди Альбер Хуҗин.

“Мондый чараларны без алга таба да бергәләп уздыру, күбрәк милләттәшләребезне җәлеп итеп, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау, яшьләргә дә өйрәтүне максат итеп куярга тиеш, “-дип белдерде Данис Шакиров.

Мөслим районында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек чаралары да алып барыла. Олы Чакмак авылында мәгърифәт музее булдырылачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*