tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстан татарлары Рөстәм Миңнехановка котлау сүзләрен җиткерде
Үзбәкстан татарлары Рөстәм Миңнехановка котлау сүзләрен җиткерде

Үзбәкстан татарлары Рөстәм Миңнехановка котлау сүзләрен җиткерде

1 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 65 яшьлек юбилеен  билгеләп үтте. Дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребез,  татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы татар дөньясы лидерын гомер бәйрәме белән тәбрик иттеләр. Барысы да Рөстәм Нургали улын татар халкының Президенты итеп күрүләрен ассызыклыйлар. Халкыбыз өчен башкарган хезмәтләрен бәяләп рәхмәтләрен җиткерәләр.   Бөтендөнья татар конгрессына килгән телеграммалар, котлау хатлары нәкъ шул турыда сөйли.

Күркәм юбилей белән Президентны Үзбәкстан татарларының иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Рим ага Гыйниятуллин да котлады.

“Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Үзбәкстанда яшәүче милләттәшләребезнең иң ихлас котлауларын кабул итеп алыгыз. 

12 ел дәвамында Сез Татарстанда яшәүчеләргә карата бертигез мөнәсәбәттә булып Республика белән идарә итәсез, татарстанлыларның тормышын яхшырту, халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү өчен  күп көч куясыз.

Сезгә корычтай нык сәламәтлек телибез, үзегезгә хас тырышлык белән озак еллар Россия, Татарстанга, халкыбызга хезмәт итәргә насыйп булсын. 

Үзбәкстан Республикасында яшәүче

милләттәшләребез һәм якташларыбыз исеменнән,

Рим Гыйниятуллин

Бөтендөнья татар конгрессы әлеге якты теләкләргә кушыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*