Бүген V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумы кысаларында “Казан” милли-мәдәни үзәгендә уздырылган «Татар гаиләсен саклауда дини йолаларның һәм милли гореф-гадәтләрнең тоткан урыны» секцион утырышы шактый сүлпән генә башланып киткән кебек иде. Утырышның алып баручысы Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие урынбасары, “Казандагы “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Вольскида Ринат хәзрәт Яфаровның саллы чыгышларын тыңлап алгач, гавәм шулай гына дәвам итәр дип утырырга ниятләгән иде, ахрысы.
Язучы, галим Фәүзия Бәйрәмова һәм журналист, җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина эмоциональ, бәхәсс уята торган чыгышлары имамнарны уятып җибәрде шикелле. Мәсәлән, күпхатынлыкның фарыз булуы турындагы Фәүзия ханымның сүзләреннән соң зал гөж итеп алды.

Мәктәпләрдә яулык кигән кызларга яулыкларын салдыру таләпләре дә кискен фикерләр әйтүгә китерде.
Фикер алышуда шулай ук Төмәннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Мордовиядән Камил хәзрәт Бәдретдинов, Магнитогорскида Өлфәт хәзрәт Шакиров, Самара өлкәсе Камышлы районыннан Әнвәр хәзрәт Рамазанов, Свердлау өлкәсеннән Рәсимә Салихова катнаштылар. Зал бик дулкынланып Кырымнан килгән Мозәффәр Кәримовны да тыңлады. Ул кырымтатар халкындагы дин тормышы торышының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләде.
Утырыш журналист һәм мөселман календаре нәшире Фәния Хуҗиәхмәтнең йөрәктән әйтелгән сүзләре белән тәмамланды. Фәүзия Бәйрәмова һәм Әлмира Әдиятуллина башкарган эшләргә ымлаган ирләрне ул үзләрен дә актив гамәлләр кылырга чакырды.