tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда “Туган тел” татар оешмасы балалар Сабантуе үткәрә
Сахалинда “Туган тел” татар оешмасы балалар Сабантуе үткәрә

Сахалинда “Туган тел” татар оешмасы балалар Сабантуе үткәрә

Южно-Сахалинск шәһәренең Гагарин исемендәге паркында 21 июньдә, яңгыр яуса, оештыручылар 22 сенә дә күчерергә мөмкин дип әйтәләр, балалар Сабантуе үтәчәк.

“Туган тел” оешмасына бәйрәмне үткәрүдә Сахалинның Халыклар дуслыгы йорты һәм “Бердәм Россия” фиркасының яшьләре оешмасы ярдәм итә.

Бәйрәм татар халкы гореф-гадәтләрен тасвирлаучы театраль-хореографик композиция күрсәтеләчәк. Сабантуйның төрле ярышлары, бәйгеләре үтәчәк. Өч яшькә кадәр нәниләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус мәйданчыклар ясау каралган.

Шулай ук озын толымлы кызлар бәйгесе “Чәкчәк Party” дискотекасы да оештырылачак икән.

“Туган тел” оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитова әйтүенчә, быел балалар Сабантуена 2000 ләп кеше җыелырга тиеш. Шунысы кызганыч, 2010 елдан олылар сабантуен җирле хакимият үз өстенә алганга күрә, оештыру эшләре белән татар гореф-гадәтләрен белмәгән кешеләр шөгыльләнә. Нәтиҗәдә халык бик җыелмый икән. Аның каравы Холмски порт шәһәре татарлары бәйрәм оештыруны үз кулында тота һәм бик матур үткәрәләр икән. Быел  андагы сабантуй икенче мәртәбә узачак. Аны оештыруда “Туган тел” оешмасы да ярдәм күрсәтә, шәһәр мэриясе дә, спонсорлар да. Зәкия ханым сүзләренчә иң актив татарлар шул Холмскида яши икән.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*