Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 1990-1995 елларда Татарстанның Югары шурасы депутаты, “Мирас” тарихи-мәдәни фонд җитәкчесе Җәмил Сафиуллин вафат булу сәбәпле, аның тормыш иптәше – язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмованың, гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша. Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарына сабырлык тели. Җәмил әфәнденең урыны оҗмахта булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!