tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Үз телем» конкурсы оештыручылары татарча комикс ясый белүчеләрне эзли
«Үз телем» конкурсы оештыручылары татарча комикс ясый белүчеләрне эзли

«Үз телем» конкурсы оештыручылары татарча комикс ясый белүчеләрне эзли

«Үз телем» конкурсы оештыручылары комикс ясый белүчеләр өчен бәйге игълан итә. Комикслар Казан тарихындагы вакыйгалар, легенда, каһарманнарга багышланырга тиеш. Киләсе елда татарча комикслар җыентыгы конкурс гранты акчасына басылып чыгачак.

«Татарча комикслар туплау өчен, оештыручылар рәссамнар һәм башка сәнгать осталарына мөрәҗәгать итә. Комикс форматы — A5 форматындагы дүрт бит. Эш өчен түләнәчәк. Үзләрен сынап карарга теләүчеләр 11 октябрьгә кадәр шушы сылтама буенча гариза тутыра ала», — дип хәбәр итте бәйге оештыручылары.

Оештыручылар татарча комикслар өчен идеяләр тәкъдим итте: Печән базары ничек барлыкка килгән? Кирмән янында янында яңа цирк ничек төзелгән? Видеомагнитофонны уйлап табучы Александр Понятов — кем ул?

«12 октябрьдә 20 җиңүче игълан ителәчәк. Алар 15-17 октябрьдә белем бирү чараларына — экскурсиягә, Казан тарихы лекциясе һәм документаль кино төшерү жанрында эшләүче Россия комикс артистларының берсе белән онлайн-конференциягә чакырылачак», — диде алар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*