tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галим Илдус Нургалиев: Татарлар арасында яшәмәгән татарларның сөйләм теле чиста була
Галим Илдус Нургалиев: Татарлар арасында яшәмәгән татарларның сөйләм теле чиста була

Галим Илдус Нургалиев: Татарлар арасында яшәмәгән татарларның сөйләм теле чиста була

Россиядә һәм чит илләрдә билгеле татар галиме, Мәскәүдә яшәүче физик-теоретик Илдус Нургалиев татарлар арасында яшәмәгән татарларның сөйләм теле саф чиста була дип саный.

«Татарстанга кайткач: „Сез татарлар белән эшлисездер, сөйләмегез бигрәк чиста“, — диләр. Юк, киресенчә, татарлар арасында яшәмәгәнгә, алар белән сөйләшмәгәнгә минем татар телем элеккечә саф. Әгәр Татарстанда яшәсәм, минем татарчам башкаларныкы кебек ярымрусча булыр иде», — дип сөйләде Илдус Нургалиев «Интертат» сайтына интервьюда.

Галим фикеренчә, читтә яшәгән татарлар өчен татар теле һәркөн сөйләшә торган ирекле тел түгел. Шуңа да алар чиста татар телен саклый, сөйләшергә мөмкинлек чыгу алар өчен үзе бер зур вакыйга булып тора.

Илдус Нургалиев үзенең туган ягы — Актаныш районы сөйләменең дә бер үзенчәлекне билгеләп үтте.

«Мин Актаныш районының Такталачык авылында туып үстем. Башкортстанга якын булгач, безнең сөйләм телебездә башкортлашкан сүзләр, аерым авазлар бар. Шунысы кызыклы, инглиз телен өйрәнгәндә башкаларга, аеруча рус кешеләренә авыр булган „the“ авазын әйтү безнең актанышлыларга җиңелрәк», — диде галим.

Гөлназ Хәбибуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*