tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Нәбиев – дөньяда беренче
Рөстәм Нәбиев – дөньяда беренче

Рөстәм Нәбиев – дөньяда беренче

“Ышанучылар аз иде, ләкин мин моны булдырдым!” – дип сөенече белән уртаклашты танылган блогер, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев.

“2021 елның 2 октябрьдә иртәнге 10:00дә мин Манаслу тавы түбәсендә идем. Альпинизм тарихында, дөньяда беренче булып сигез мең метр биеклеккә куллар ярдәмендә генә күтәрелгән кеше буларак, яңа сәхифә ачтым”, – дип язды ул Инстаграм сәхифәсендә.

Шулай ук Рөстәм тауларга бәйле истәлекләре кергән китап язуын, аны “Ген риска” дип атарга теләвен дә белдерде.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*