28-30 июнь көннәрендә Казахстан Республикасының Актүбә шәһәрендә “Татар кызы-2018” II-Республика бәйгесе узачак. Үткәрү урыны – Казахстанның Халыклар ассамблеясы.
Бәйгедә 18-25 яшьтәге Казахстанда яшәгән кызлар катнашачак. Алар инде үз төбәгендә сайлау узган – татар телендә аралашу күнекләләрен, татар гореф-гадәтләре, тарихын, мәдәниятен белүне күрсәткән.
Республика күләмендәге бәйге 6 сынаудан торачак:
- Визитка
- Кулинар бәйге
- Кул эшләре конкурсы
- Интеллектуаль сынау
- Сәнгатьле сүз–әдәби-музыкаль композиция
- Иҗади конкурс
Республика бәйгесенең җиңүчесе исеме 1 июль көнне узачак Сабантуйда билгеле булачак. Ул “Татар кызы-2018” Халыкара бәгедә катнашу хокукына ия булачак.