Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы” Халыкара бәйгесендә Татарстанны кем тәкъдим итәчәген сайлыйлар
“Татар кызы” Халыкара бәйгесендә Татарстанны кем тәкъдим итәчәген сайлыйлар

“Татар кызы” Халыкара бәйгесендә Татарстанны кем тәкъдим итәчәген сайлыйлар

20 июньдә Татарстанны Халыкара “Татар кызы” матурлык һәм сәләтлелек  бәйгесендә тәкъдим итәчәк туташны ачыклаячаклар. Бу хакта конкурсның социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
“Татар кызы-2018″не Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә  сайлаячаклар.
Узган ел Уфада үткәрелгән Халыкара конкурста Татарстаннан Гөлназ Гатина җиңү яулаган иде. Шул сәбәпле, быел финал Казанда булачак.

“Татар кызы” бәйгесе 2011 елдан үткәрелә, беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. 2016 елда бәйге халыкара статус алды.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/07/165512/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*