tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сөләйманов укулары” шагыйрьнең 80 яшенә багышланды
“Сөләйманов укулары” шагыйрьнең 80 яшенә багышланды

“Сөләйманов укулары” шагыйрьнең 80 яшенә багышланды

Төмән өлкәсе Вагай районы, Сопра авылында туып-үскән шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, себер татарларының киләчәген, телен, мәдәниятен кайгырткан Булат Сөләймановның якты истәлегенә багышланган “Сөләйманов укулары” фәнни–гамәли конференциясе Вагай авылы мәдәният йортында үтте. Чара Төмән өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Вагай район хакимияте, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә татар Конгрессы, Төмән дәүләт университеты тырышлыгы һәм ярдәме белән оештырылды. Конференциянең тантаналы өлеше Россия Гимны белән башланды.

Аннары делегатларны Вагай район хакимияте башлыгы Рамай Сөнгатуллин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Владислав Чернов, өлкә Думасы депутаты Юрий Конев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, өлкә язучылыр берлегеннән Леонид Иванов, өлкә фән һәм мәгариф департаментының төп белгече Ольга Гроо, өлкә татар Конгрессыннан Эльвира Арсланова котладылар. Чыгыш ясаучылар оештыручыларга, катнашучыларга, татар телен, мәдәниятен саклауда зур көч куйган, бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, укучыларга Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырдылар. Сәхнәдән милләт язмышын кайгырткан шагыйрь турында чыгыш ясаучылар үзләренең уйланулары, истәлекләре, фикерләре белән уртаклаштылар. Булат Сөләймановның иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләүчеләр шагыйрьнең туган иле – Себерне, себер татар телен, халкын ничек яратканын үзенең шигырьләрендә чагылдырганын сөйләделәр. Өлкә Думасы депутаты Юрий Конев Булат Сөләйманов сыман шәхесләрнең роле зур булганы, аның тырышлыгы белән милли-мәдәни автономияләр турында закон кабул ителүе, өлкәдә татар телендә “Яңарыш” газетасы (аның беренче редакторы Азат Сәгыйтовны да искә алды), теле һәм радио тапшырулар ачылуы, мәктәпләрдә татар теле дәресләре кертелүен әйтеп үтте. Бүген дә милләтара проблемаларны конференцияләрдә уртак тел табып, сөйләшеп чишәргә кирәклеге турында искәртте.” Төмән өлкәсендә татар телен, мәдәниятен саклаучы, яшьләрне, өлкәннәрне бу рухта тәрбияләүче кешеләр бар.

Беренче урынга мин галимә Хәнисә Алишинаны куяр идем.

Ул бу юнәлешнең “моторы”, алга таба этәргече”, – дип Хәнисә апаны юбилее белән котлап Рәхмәт хатын, бүләкләрен тапшырды. Конференциянең төп оештыручысы Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге директоры, профессор Хәнисә Алишина ”Сөләйманов укулары”ның пленар утырышын “Булат Сөләймановның әдәби мирасы” темасына багышланган чыгышы белән башлады. Шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы, иҗатка килүе, аның үзенчәлекле характеры, рухи дөньясы турында сөйләде, хатларын укыды. Аның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Хәнисә апа үзе дә 29нчы май көнне юбилейлы туган көнен каршылый. Күренекле шәхесне гомер бәйрәме белән котлап хакимият вәкилләре ихлас теләкләрен юлладылар, Рәхмәт хатлары, бүләкләрен, чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар. Тантаналы ачылыштан соң пленар утырышны Тугыз, Карагай, Казанлы, Тубыл шәһәренең этно-мәдәни компонентлы мәктәпләре укытучылары һәм укучылары әзерләгән презентацияләр дәвам итте.

Монда сәхнәләштерелгән күренешләр, шагыйрь иҗат иткән туган иле, теле, халкы турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Укучыларның чыгышлары видео язмалар белән үрелеп барды. Шагыйрьне белгән якташлары экраннан хатирәләре белән уртаклаштылар. Презентацияләрдә катнашучы мәктәпләр, укытучылар, укучылар өлкә милләтләр комитетыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. XXIнче фәнни-гамәли конференциядә яңгыраган чыгышлар актуаль, кызыклы, кирәкле темалар, проблемаларны яктырттылар. Тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских, журналист Бибинур Сабирова, Төмән дәүләт мәдәният институты доценты Асия Сәйфуллина, Әнәс Гаитов, Фәхриҗамал Утяшева, Рәшидә Бакиева, Б.Сөләймановның сеңелләре Гөлсинә, Фәния Вәлик кызларының, Роза Яхинаның чыгышлары шагыйрьнең якты истәлегенә багышланды. Асия Сәйфуллина өлкә үзәк китапханәсендә 1998нче елны беренче мәртәбә “Сөләйманов укулары”н үткәрүләре, Б.Сөләймановның беренче китабы бастырылуы, конференциягә Казан, Уфа, Санкт-Петербург, Новосибирск, Омск шәһәрләреннән килгән галимнәрнең катнашуларын сөйләде. Конференция барышында резолюциягә кертергә кирәкле теләкләр яңгырады. Алар – шагыйрьнең туган йортын төзекләндерү һәм анда музей булдыру; Вагай районы китапханәсенә шагыйрьнең исемен бирү; Б.Сөләймановның иҗатын мәктәпләрдә тирәнрәк өйрәнү, исемен мәңгеләштерү; әдәбият музеен булдыру, китапларын яңадан бастыру; татар теле һәм әдәбияты дәресләренә сәгатьләрне арттыру һ.б.

Конференция кунаклары стендка урнаштырылган шагыйрьгә багышланган, аның тормышын ачык күзалларга мөмкин булган ”Я вернусь к вам весной” дип аталган фотокүргәзмәне кызыксынып карадылар. Кичен Вагай мәдәният йортында Б.Сөләймановка багышланган бәйрәм концерты үтте. Монда өлкәбезнең танылган җырчы-биючеләре, нәфис сүз осталары тамашачыларны чыгышлары белән сөендерделәр.

Булат Сөләймановның юбилее уңаеннан өлкә милләтләр комитеты авторның «Әни» (Мама) китабын мең тираж белән яңадан бастырырга матди ярдәм күрсәтә. 2008нче елны рус теленә Хәнисә Алишина тәрҗемә итте, аннары төрки, кырым татар, казах, башкорт, карачай-балкар, чуваш телләренә тәрҗемәләре дөнья күрде.

“Китап елы-2015” бәйгесендә «Әни» китабы иң яхшы тәрҗемә өчен Төмән өлкә губернаторы премиясенә лаек була. Бу китапны фәнни-гамәли конференция кунакларына, мәктәпләргә бүләккә тараттылар.

Римма УМИТБАЕВА.
Гали СӘИТОВ фотолары.
yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*