tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтында “Шәҗәрәм” бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Казан кооператив институтында “Шәҗәрәм” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Казан кооператив институтында “Шәҗәрәм” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Бүген Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә   “Шәҗәрәм” дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Чара Кол Шәриф мәчете музеенда сакланучы музыкаль шамаильне яңгырату белән башланып китте.
Бәйге Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды белән берлектә уздырылды. Быел без аны 2нче тапкыр оештырылган чара Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды.
Конкурска Казан шәһәреннән генә түгел, Әгерҗе, Саба, Әлки районнары мәктәпләреннән эшләр килде. Иң элек катнашучыларга  Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның тәбрикләвен җиткерелде.  Эшләрне ел ахырында җыентык итеп чыгарырга ниятебез бар.
Татар шәҗәрәләрен өйрәнүдә мәшһүр дин әһелләре һәм галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗанинең, Ризаэддин Фәхреддиннең традицияләрен хәзерге заманда дәвам итүче, фән дөньясында дөньякүләм күтәрүче, меңьеллык татар тарихын бүгенге көн белән тоташтыручы  шәхесләр бар. Шундый шәхесләребезнең берсе, шәҗәрәләр төзүче әдәбият галиме Нәҗип Исмәгыйлев жюри рәисе булды. Һәрбер чыгыш ясаучыга үзенең киңәшләрен юллап торды.  Шулай ук тарихчы-галим  Марсель Әхмәтҗановның шәкерте, филология фәннәре кандидаты Гөлнара Зәйниева чараның бик тә әһәмиятле булуын ассызыклады.
Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина күңелендә туган фикерләрен шигъри юллар аша да җиткерде. Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды идарә әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева халкыбыз әсәрләрен яңгыратты.
 Катнашучылар шәҗәрә төзүгә иҗади яктан якын килгәннәр, мәгълүматлар табу өчен зур хезмәт куйганнар. “Мин үз нәселемә тап төшермәм, бабаларымның исемен аклармын”, – дип сөйләде Казанның 182 нче лицееннан Эльмира Хәертдинова үз чыгышында.
“Адымнар”полилингваль комплексында белем алучы Әнвәр Хәертдинов 9 буын нәселе турында шәҗәрә ясап килгән иде. Әгерҗе районы бертуган Бубыйлар исемен йөртүче мәктәптән Фәридә Гадршина үз туган авылы, нәселе белән горурлануын әйтте. Казанның 20 нче гимназиясендә белем алучы Айсылу Вәлиева бабасы эшли башлаган шәҗәрәне дәвам иттерүен җиткерде. Казанның 38 мәктәбеннән Алена Спиридонова татар телендә бабаларының узган юллары хакында чыгыш ясады. Казанның 149 лицееннан Әдел Ялалов чыгышы да игътибарга лаек иде. Казанның 175 гимназиядә укучы Фирүзә Хафизова 7 буын нәселен тирәннән өйрәнүе хакында әйтте. Татарстанның Саба районы гимназиядә белем алучы Илдан Зарипов 9 буын нәселләре турында кызыклы итеп сөйләде. Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясеннән   укытучылар, укучылардан торган делегация  катнашты. Укучылар башлангыч сыйныфта укуларына карамастан һәркемне хәйран калдырып чыгыш ясады. Үз нәсел тарихларын дәвамлы итәчәкләре турында ассызыкларга тырышты.  Башлангыч сыйныф укытучысы Алия Шәфиева нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды. Әлки районы С.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәре Рамилә Галиева  татар зыялысы Сәид Вахиди  нәселе турында сөйләде. Һәм бу шәхесне өйрәнү кирәклеген әйтте. Казанның 4 гимназия укучылары Регина Шакирова белән Миләүшә Фәйзуллина нәсел агачын өйрәнү алымнарына тукталды. “Үги кыз” әкияте буенча шәҗәрә төзеп күрсәттеләр.
Абруйлы галим Нәҗип Нәккаш нәсел тарихыңны белү ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлегенә тукталды. Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә  улы Назыйм Нәккаш ясаган Габдулла Тукай портретын бүләк итте. Анда мондый юллар язылган:
 “Җырлап торам
торган җирем тар булса да,
Курыкмыйм, бу сөйгән халкым татар булса да !”
Нәҗип әфәнде дипломнарга җиңүчеләрнең исем-фамилияләрен каллиграфист буларак үзе язды, мөхерен дә сукты. Дипломга ия булучыларга Әлфия Авзалова китабы тапшырылды. Тарихи көн берлектә фотосүрәткә төшү белән төгәлләнде.
Казан кооператив институтының 
Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*