tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия”дә Туган телләр елы уңаеннан Коръән бәйгесе уза
“Мөхәммәдия”дә Туган телләр елы уңаеннан Коръән бәйгесе уза

“Мөхәммәдия”дә Туган телләр елы уңаеннан Коръән бәйгесе уза

Бүген, Шәгъбан аеның 6-нчы көнендә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә I-V курс шәкертләре арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелә. Әлеге чараны уку йорты мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы белән Татарстан мөфтияте белән бергәлектә оештыра. 1994 елдан бирле һәр уку елында мәдрәсә күләмендә үткәрелеп килә торган бәйге быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза һәм, башка еллардан аермалы буларак, шәкертләрнең аять-сүрәләрне татар мәкаме белән укуларына басым ясалу белән аерылып тора.

Мәдрәсә күләмендә үткәрелә торган бәйгедә көндезге уку бүлегендә белем алучы барлык шәкертләр – барлыгы 207 укучы катнаша. Төп шарт – Коръәнне дөрес итеп яттан уку белән беррәттән, уку елы дәвамында Изге Китапны ятлауда ирешкән уңышларыңны күрсәтү, аятьләрне кабатлау, белемне ныгыту өчен мөмкинлекләр тудыру. Шуңа да катнашучылар өчен номинацияләр җүзләрне белү дәрәҗәсенә карап билгеләнгән. Коръәнне күбрәк яттан белүчеләрнең призлы урыннарга чыгу мөмкинлеге дә арта. Бәйгедә Коръәнне ятлау (тәхфиз) бүлегендә белем алучы шәкертләр катнашмый.

Номинацияләргә килгәндә, “Тулы Коръәнне яттан белүчеләр”, “Алты җүзне яттан белүчеләр”, “Биш җүзне яттан белүчеләр”, “Дүрт җүзне яттан белүчеләр”, “Өч җүзне яттан белүчеләр”, “Ике ярым җүзне яттан белүчеләр”, “Ике җүзне яттан белүчеләр”, “Бер җүзне яттан белүчеләр”, “Ярты җүзне яттан белүчеләр” арасында урыннар билгеләнәчәк. Бәйгедә егетләр һәм кызлар аерым көч сынаша.

Мәдрәсә күләмендә үткәрелгән Коръән бәйгесе республикакүләм һәм Россиякүләм бәйгеләргә иң яхшы Коръән укучыларны сайлап җибәрергә ярдәм итәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*