tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан федераль университетының Алабуга институтына рәхим итегез!
Казан федераль университетының Алабуга институтына рәхим итегез!

Казан федераль университетының Алабуга институтына рәхим итегез!

Үзәктән ерак урнашкан кече шәһәрләрдә университетлар зур игътибарны җәлеп итә.

Казан федераль университетының Алабуга институтында белем алуның өстенлекле яклары турында безгә югары уку йорты директоры Елена Мерзон сөйләде.

Татарстан Республикасы татар халкының рухи һәм мәдәни үзәге – яңалыкларны, шул исәптән мәгариф өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү өчен илебезнең сынау мәйданчыгы булып тора.

Чулман буе җирлегенең йөзек кашы булып саналган Алабуга институтына 120 ел элек нигез салынган.

2011 елда бу уку йорты Казан федераль университеты составына керде, һәм шул уңайдан үзенең материаль-техник базасын һәм кадрлар потенциалын шактый ныгытуга иреште. Бүгенге көндә Алабуга институты – заман таләпләренә җавап бирә торган алдынгы югары уку йортлары рәтендә тора, илебезнең төрле почмакларыннан абитуриентларны үзенә җәлеп итә.

Алабуга институты “Педагогик белем бирү”, “Гамәли информатика”, «Транспорт процесслары технологиясе», «Икътисад», «Менеджмент», «Юриспруденция» һәм «Лингвистика» юнәлешләре буенча белгечләр әзерли.

Алабугадагы Университет комплексы яңа уку-укыту һәм цифрлы лабораторияләре булган 4 уку корпусын, «Университет» мәктәбен, «К.А. Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты»н, өстәмә белем бирү үзәген, «Буревестник» спорт-сәламәтләндерү лагерен, 3 студентлар тулай торагын, кафе, музейларны һәм спорт-сәламәтләндерү мәйданчыкларын үз эченә ала. Ә быел биредә бассейн төзү планлаштырыла, ул комплексны тагын да тулыландырачак.

– Алабуга институты студентларына, “өй” атмосферасы булган югары уку йортында белем алу, мегаполис белән чагыштырганда, хәтта киңрәк тә мөмкинлекләр бирә, университетның барлык ресурсларына – цифрлы лабораторияләрдән алып тренажер залларына кадәр. Димәк бу – үзеңне күрсәтү өчен өстәмә мөмкинлек булып тора. Иң мөһиме: Алабуга институтын тәмамлаучылар яшь белгечләрнең белем дәрәҗәсен, хезмәт базарында аның конкуренциягә сәләтлелеген раслаучы Казан федераль университеты дипломы алып чыгалар, – дип билгеләп үтә КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон.

Быел КФУның Алабуга институтында бюджет урыннары сизелерлек артты: көндезге бүлектә генә дә – 106 урын. Беренче тапкыр «Икътисад» юнәлеше буенча бюджет урыннары барлыкка килде. 97 бюджет урыны «Гамәли информатика»га, 42се «Лингвистика»га бирелде. Түләүле белем алуга килгәндә, Алабуга институтында педагогик белем бирү буенча элеккеге кебек үк иң яхшы шартлар тудырылган, чөнки укытучылар әзерләү университетның мөһим юнәлеше булып тора. Шуңа күрә мәктәптә эшләү белән кызыксынган, тирән белемле абитуриентларны җәлеп итү таләп ителә.

– Татарстан Республикасы елдан-ел үсә, киңәя һәм илебезнең барлык төбәкләре белән актив хезмәттәшлек итә. 2021 ел Татарстан

Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, ә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы тарафыннан Татар халкының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шуңа күрә без, милләт буларак тагын да көчлерәк, бер-беребезгә тагын да якынрак булырбыз дип ышанам. Сезне киң университет комплексы булган матур, уңайлы, тыныч шәһәр – Алабуга шәһәренә чакырабыз. Чит шәһәрләрдән килгән студентларга тулай торак та бирелә,– дип хәбәр итте Елена Ефимовна.

Җитәкче сүзләренә караганда, уникаль өстенлекләргә ия булу күп нәрсәгә мәҗбүр итә, шуңа күрә институт студентларның шәхси белем алу траекториясен гамәлгә кертә башлады. 2021 елда абитуриентларга конкурс сайлап алуында катнашу һәм максималь баллны куллану өчен киң мөмкинлекләр тәкъдим ителә: укырга кергәндә ике мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) – рус теле һәм җәмгыять белеме буенча. Сайлап алу өчен бернчә фән (9 фәнгә кадәр) бирелә.

Югары уку йорты директоры барлык абитуриентларны һәм аларның ата-аналарын КФУ ның Алабуга институты рәсми төркемендә һәр пәнҗешәмбе көнне уза торган кабул итү комиссиясе экспертлары белән турыдан-туры эфирга чакыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*