tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Карсун районында Татар теле һәм мәдәнияте айлыгына старт бирелде
Карсун районында Татар теле һәм мәдәнияте айлыгына старт бирелде

Карсун районында Татар теле һәм мәдәнияте айлыгына старт бирелде

Хәзер инде традициягә кергән шушы айлык уңаеннан Нугай иле урта мәктәбендә “Татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре һәм уеннары” дип исемләнгән класстан тыш чара узды.

Тәҗрибәле педагог Г.К.Камалетдинова әлеге чараны халкыбызның бай мәдәниятенә һәм әдәбиятына багышланган милли бәйрәм сыйфатында үткәрде. Балалар “Татар халкының мәдәнияте, йолалары һәм традицияләре” дип аталган презентацияне караганнан соң, бик теләп милли уеннарда катнаштылар, табышмакларны чиштеләр, рәхәтләнеп биеделәр һәм шигырьләр cөйләделәр. Сер түгел, татар кешесен милли тәм-томнар белән хуш исле чәй эчүдән башка күз алдына да китереп булмый. Әлеге күркәм очрашу да бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*