tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар-информ»да иң борынгы васыятьнамәләрнең берсен тәкъдим иттеләр
«Татар-информ»да иң борынгы васыятьнамәләрнең берсен тәкъдим иттеләр

«Татар-информ»да иң борынгы васыятьнамәләрнең берсен тәкъдим иттеләр

Татарстан Республикасы дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә иң борынгы васыятьнамәләрнең берсен тәкъдим итте.

Васыятьнамәне чыгышы белән Казаннан булган Рәхмәтулла Рәхмәнкулов 1783 елда язган.

«Бу васыятьнамә бик төгәл язылган. Рәхмәтулла Рәхмәнкулов бөтен калган мөлкәтен, хәтта койма, баз өсләрен тасвирлап, барысына да өлеш чыгарган», — диде Илдар Шәфыйков.

1893 елга караган Җиһанша Усмановның васыятьнамәсендә матди кыйммәтләрдән тыш, рухи байлыклар да тасвирланган.

«Бу васыятьнамәдә Җиһанша Усманов үзен җирләүгә, үзе калдырган намазларны укырга, Мәккәгә хаҗ кылырга дип мирасчыга берәр мең, мәчет-мәдрәсә төзергә 3 мең сум акча калдырган. Соңыннан гына мөлкәт бүлү башлана», — диде Татарстан дәүләт архивы директоры.

Гадел Әхмәтҗанов
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*