tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда “Мөселманнарның изге урыннары” дип исемләнгән күргәзмә ачылды
Баулыда “Мөселманнарның изге урыннары” дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Баулыда “Мөселманнарның изге урыннары” дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Баулы туган якны өйрәнү музеенда “Мөселманнарның изге урыннары” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Әлеге картиналар, Чистайда мөселман арт-проекты кысыаларында уздырылган пленэрлар вакытында, илнең төрле почмакларыннан килгән рәссамнар тарафыннан иҗат ителгән. Берникадәр вакыт картиналар Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эленеп торган, ә бүгеннән алып республика районнарында халык хозурына куела. Күргәзмәне иң беренче булып Баулы кабул итте.

Чара җылы очрашу форматында узды. Күргәзмәне ачуда бу проектның башлангычында торган Чистайның “Әнәс” мәчете имамы Әбүбәкер хәзрәт Азизов, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев, Чистай мөхтәсибәте вәкиле Әлфия Җәббарова катнашты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова, сәнгать сөюче баулылар катнашты.

Фәридә Зиярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*