11 декабрьдә Казанның медицина көллиятендә драматург, актер, театр эшлеклесе Сәет Шәкүровның 100 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.
Әлеге уку йорты театрга аерым мәхәббәте белән аерылып тора. Инде 40 еллап медицина көллиятен һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрын чын дуслык бәйли.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу уку йортында күп еллар Сәет Шәкүровның кызы Наилә ханым укыта. Шуңа күрә бу бәйрәмнең әлеге уку йортында үтүе бер дә очраклы түгел.
Көллиятнең актлар залы шыгрым тулган иде. Тамашачыларга Сәет Шәкүровның тормыш юлы турында мәгълүмат бирелде, студентлар драматургның “Тормыш бусагасында” исемле драмасыннан өзек күрсәттеләр, Камал театры артистлары Сәет абый, аның тормыш иптәше, күп еллар театрда труппа мөдире булып эшләгән Бикә апа Шакированы җылы итеп искә алдылар. Кичә ахырында сәхнәгә Сәет Шәкүровның кызлары Хәдичә һәм Наилә ханымнар чыгып җыелган җәмәгатькә олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Октябрь аенда Әтнә татар дәүләт театры драматургның 100 еллыгына багышлап, аның “Туган туфрак” дигән әсәрен куеп күрсәтте. Заманында бу театрга нигез салган халык театры әлеге “халык” исемен нәкъ менә Сәет Шәкүров “Уракчы кыз” әсәрен күрсәтеп яулаган булган.
Белешмә:
Сәет Шәкүров 1917 елның 14 декабрендә хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында укытучы гаиләсендә туган. Гомуми урта белемне Казанда, М.Вахитов исемендәге күргәзмә мәктәптә ала, 1934–1938 елларда Казан театр техникумында укый. Техникумны тәмамлагач, 1938–1942 еллар арасында башта Татар дәүләт академия театрының колхоз–совхоз филиалында, аннары Минзәлә колхоз–совхоз театрында актер булып эшли. 1942 елның февралендә армиягә алынып, 1943 елның җәенә кадәр Ленинград хәрби ветеринария училищесында укый. Укуы тәмамлангач, фронтның алгы сызыгында фашистларга каршы, соңыннан, Германия җиңелгәч, Көнчыгышка җибәрелеп, Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Фронта чакта каты яралана, контузия ала. Сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз ордены (1945), “Кенинсбергны алган өчен” медале һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның җәендә армиядән кайткач, С.Шәкүров яңадан актерлык хезмәтен дәвам иттерә: 1946-1956 елларда Мамадыш, Әлмәт, Минзәлә колхоз-совхоз театрларында һәм Республика күчмә театрында (хәз. Казан драма һәм комедия театры) эшли, ә 1956 елдан 1959 елга кадәр Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный. 1959–1964 елларда ул Казан шәһәрендәге мәдәният сарайларында үзешчән сәнгать коллективларына җитәкчелек итә. Аннары ун ел буе Татар дәүләт академия театрының баш администраторы, ә 1975 елдан алып пенсиягә чыкканчы (1979) Республика күчмә театрының директоры булып эшли. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1970 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.
С. Шәкүровның драматургия өлкәсендәге беренче иҗат тәҗрибәләреннән булган «Орденлы Касыйм» исемле өч пәрдәле пьесасы 1938 елда «Пьесалар» дигән күмәк җыентыкта дөнья күрә. Сугышка кадәр ул хикәяләр дә язып бастыра. Аннан соң ул озак вакыт язмый тора. Аның күләмле икенче әсәре— «Тормыш бусагасында» исемле драмасы фәкать егерме елдан соң гына .язылып тәмамлана. Гаиләдә бала тәрбияләү мәсьәләсенә багышланган һәм кызыклы гына образлары булган бу драма 1958 елда Минзәлә театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның җылы карашына очрый. Беренче уңыш язучыга яңа дәрт өсти: алтмышынчы еллардан алып театр афишаларында С. Шәкүровның исеме шактый еш күренә башлый. Минзәлә, Оренбург татар профессиональ театрлары сәхнәләрендә драматургның шигырь белән язылган «Зөһрә йолдыз» исемле трагедиясе, «Уракчы кыз», «Мәхәббәт газабы», «Сары елан», «Кыз бирү», «Карт гашыйк» кебек драмалары Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Туган туфрак», «Тол хатыннар, тол кызлар» исемле драмалары куела. Бу пьесалар халык театрлары һәм үзешчән театрлар тарафыннан да сәхнәләштереләләр. «Уракчы кыз» спектакле белән Бөтенсоюз смотрында катнашкан Әтнә халык театры 1967 елда беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә һәм лауреат исеменә лаек була. Сәет Шәкүров – 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Мәгълүмат Татар википедиясеннән алынды