tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан мәдрәсәсендә татар дин галимнәренең һәм шәхесләрнең мирасын саклау хакында сөйләштеләр
Казан мәдрәсәсендә татар дин галимнәренең һәм шәхесләрнең мирасын саклау хакында сөйләштеләр

Казан мәдрәсәсендә татар дин галимнәренең һәм шәхесләрнең мирасын саклау хакында сөйләштеләр

Казанда “Күренекле шәхесләребезне барлау – саваплы гамәл!” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Аны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә һәм “Безнең мирас” журналы редакциясе оештырды. Әлеге чарада төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, күренекле галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, мәдрәсә шәкертләре катнашты. Очрашуга җыелган халыкны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты житәкчесе Данис Шакиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев һ.б. сәламләде. Дин галимнәренең һәм татар халкының күренекле шәхесләренең мирасын өйрәнү, популярлаштыру, халыкка кайтару, исемнәрен саклау, каберләрен карап тору һ.б. мөһим мәсьәләләр буенча тарихчылар Индус һәм Энгель Таһировлар, драматург Данил Салихов, язучы, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов һ.б. чыгыш ясады. Очрашуны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды.

Барлык катнашучыларны сәламләп, Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәдрәсәдә даими рәвештә татар дин галимнәрен өйрәнүгә багышланган “түгәрәк өстәлләр” оештырылуын билгеләп үтте, ел дәвамында шәхесләрне барлау юнәлешендә алып барылган эшчәнлеккә тукталды, ел саен Яңа татар бистәсендә Остазлар көне билгеләп үтелүен, биредә дәфен кылынган татар дин әһелләренең каберләрен өйрәнү һәм саклау буенча алып барылган эшләргә тукталды.

Бүгенге “түгәрәк өстәл” утырышында катнашучылар Биектау районында Әхмәдһади һәм Садретдин Максудилар, Тәтеш районында татар мәктәбе булдырган Казаковлар мирасын барлауны, аларга бәйле булган истәлекле урыннарны саклау, әлеге шәхесләргә бәйле фәнни-гамәли чаралар оештыру мөһимлеген, шулай ук вакытлы матбугатта, радио һәм телевидениедә онытылган, күләгәдә калган шәхесләрне пропагандалау эшен дәвам итү кирәклеген күтәрделәр.

Очрашуда катнашучылар Арча районы Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсави хәзрәтләре имамлык иткән мәчет бинасын төзекләндерү эшләре барышы белән таныштылар. 2024нче елның беренче яртыеллыгында биредә – тарихи бинада галимнең музеен ачу көтелә. 2026нчы елда Габденнасыйр Курсавиның 250 еллыгы билгеләп үтелүен истә тотып, Курсавиның биографиясе буенча китаплар бастыру, каберен эзләп табу мәсьәләләре күтәрелде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Анда, аерым алганда, Казан шәһәре Яңа бистә зиратына мемориаль статус бирү һәм аны дәүләт саклавына алу, фәнни, дини, искә алу чаралар оештыру буенча тәкъдимнәр бар.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*