tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: «Шәхесләр елы»нда бүгенге көн шәхесләрен дә күтәрергә кирәк
Данис Шакиров: «Шәхесләр елы»нда бүгенге көн шәхесләрен дә күтәрергә кирәк

Данис Шакиров: «Шәхесләр елы»нда бүгенге көн шәхесләрен дә күтәрергә кирәк

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2024 елда «Шәхесләр елы»н билгеләп үткәндә бүгенге көн шәхесләрен дә күтәрергә кирәклеген белдерде.

«Шәхесләр дигәндә без еш кына XIX гасыр азагы – XX гасыр башы мәгърифәтчеләрен, әдипләрен искә алабыз. Әйе, без аларны истә тотарга тиеш, ләкин бүгенге көн шәхесләрен дә күтәрергә кирәк. Яшь буыннан шәхесләр тәрбияләү өчен бу бик мөһим», – диде Данис Шакиров «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе»ндә узган түгәрәк өстәл утырышында.

«Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе» «Безнең мирас» журналы редакциясе белән берлектә «Күренекле шәхесләребезне барлау – саваплы гамәл!» дип аталган түгәрәк өстәл-конференция оештырды.

Данис Шакиров бүгенге көн шәхесләре рәтенә, беренче чиратта, Бөтендөнья татар конгрессының беренче рәисе Индус Таһировны, күренекле астрофизик Рәшит Сөнәевне (Сюняев), очучы, Россия Герое Дамир Йосыповны, Россиянең иң танылган нейрохирургларының берсе Альберт Суфиановны кертте.

«Яшь буынның күңеленә үтеп керер өчен татарны таныткан шәхесләрне барлап, аларны зур мөнбәрләргә чыгару, басмаларда яктырту мәсьәләсен күтәрәбез», – диде Данис Шакиров.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе» директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга шәкертләргә белем бирү белән беррәттән, татарларны дөньяга таныткан шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерүгә керткән хезмәтен югары бәяләп, рәхмәт әйтте.

«Сез үз өстегезгә галимнәребезнең, олы шәхесләребезнең исемнәрен торгызу, халыкка җиткерү, аларның каберләрен табып, чистартып тору эшен алдыгыз. Олы һәм саваплы эш алып барабыз. Бу зур вазифаны башкаруда Аллаһ сезгә көч-куәт бирсен. Мөхәммәд пәйгамбәр галимнәрне пәйгамбәрләрнең варислары дигән. Һәр мөселман галимнәрне хөрмәт итәргә тиеш», – диде Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Мәгълүм булганча, Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елны «Шәхесләр елы» дип игълан итте. Бу уңайдан тематик чаралар 2023 ел азагыннан ук башланып китте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*