tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Моклокада Кыш бабайлар парады
Моклокада Кыш бабайлар парады

Моклокада Кыш бабайлар парады

Моклокалылар – күмәк бәйрәм итүне иң яратучы һәм иң оста булдыручы халык! Нинди генә истәлекле дата, мөһим вакыйга булмасын, алар бергәләшеп зур чара оештыра, бәйрәм итә, төрле дәрәҗәдә башка оешмалар уздырганнарыннан да якта калмаска тырыша.

Мәсәлән, биредә узган “Дед Мороз в гостях у Кыш бабая” фестивале Түбән Новгород өлкәсендәге Спас муниципаль округында Яңа ел тама­шаларына старт бирүче төп чарага әверелде. Агымдагысы 17 декабрь көнне Моклоканың уртасында урнаш­кан Яңа елның төп бизәге – яшел сы­лукай янында гөрләде. Чараны ачык итеп белдереп, парадта катнашучы­ларны һәм кунакларны Спас округы җирле үзидарә башлыгы Татьяна Бирюкова, депутатлар советы рәисе Рамил Салихҗанов, өлкә татар ав­тономиясе рәисе Мирзәхләм Абдул­ганиев, Татар Моклокасы башлыгы Салех Щегалев бәйрәм белән котлап, фестивальне үз чыгышлары белән бизәгән, кәефләрне күтәргән һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде. Уздырып әйтик әле, без беренчеләрдән булып бу чараның хөрмәтле кунакларына үз бүләкләребезне өләшеп чыктык.

Быел икенче тапкыр округара күләмендә оештырылган фестивальдә (нибары дүртенче тапкыр узды) Пиль­на, Сергач, Спас округларыннан ике дистәдән артык клуб, китапханәләр, балалар бакчасы вәкилләре (шул арада Бозлау, Тукай, Татар Моклока­сы, Мөтеравыл, Петрякс авыллары) катнашты. Аларның һәркайсы Кыш ба­бай белән Кар кызы, 2024 ел хуҗасы Аҗдаһа яисә башка төрле җәнлек киеменә төренеп атлады. Матур тра­диция буенча, беренчесеннән башлап шушы чарада катнашкан “Туган як” га­зетасы Кыш бабае белән Кар кызы да алар сафында бар иде. Быел бу вази­фаларны башкарган редакциянең баш редакторы Олег Әндәрҗанов белән җаваплы сәркатибе Румия Хамзина фестиваль кунаклары арасында «Ту­ган як» газетасына кагылган викторина үткәрде һәм бүләкләр уйнатты. Тама­шачылар зур активлык белән барлык сорауларга җаваплар кайтарды, татлы һәм истәлекле күчтәнәчләр алды, ә төп бүләкне округның мәдәният бүлеге Наталья Сащикова отты.

Чыршы утлары кабынгач, күңел ачу, яшел сылу тирәли әйлән-бәйлән уйнау башланды. Яңа ел җырлары, эчтәлекле чыгышлар, балаларның шат авазы бәйрәм рухын тагын да арттыра төште. “В гостях у двенадца­ти месяцев” һәм “В ожидании чудес” дип исемләнгән декоратив-кулланма сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмәсе һәм мастер-классы, “Кухня на морозе” милли ашлар фестивале, бәйрәмчә бизәлгән бәйрәм мохите, тулаем алганда, мондагы матурлыкка таң калып, һәркем барысы белән дә якыннан танышып йөрде, самавырда кайнаган кайнар чәй, ботка һәм пылау белән сыйланды. Күптән күрешмәгән дус-ишләр дә биредә очрашып, бер-берсен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Ә балалар Кыш ба­байларга дип өйрәнеп килгән иң матур шигырьләрен сөйләргә ашыкты.

Ел арты ел алышынып, үзгәртеп корулар булса да, рухи кыйммәтләр үзгәрешсез кала. Халык өчен иң мөһиме – саулык, илнең тыныч булуы. Һәркем күңеле түрендә шушы теләкне йөртә, Яңа елдан да шуны көтә.

Моклокалылар һәм фестиваль ку­наклары менә шулай борчу-проблемаларны куып таратып, яхшы кәеф белән ял итте, ахырда оештыручылар тарафыннан Дипломнар һәм татлы бүләкләр алды. Ә Яңа елда тормыш­лар яңа, күңелле сәхифәләргә тагын да баерак булыр дип ышанабыз.

Румия ХАМЗИНА.

Илнар Садеков фотолары.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*