tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Яңа 2024 ел уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Яңа 2024 ел уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Яңа 2024 ел уңаеннан котлавы

Кадерле дуслар, хөрмәтле милләттәшләр!

Барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2024 нче ел белән чын күңелдән тәбрик итәм! Әлеге олысы-кечесе яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез.

Узган елдагы вакыйгалар арасында, әлбәттә, милләттәшләребезне сөендергәннәре дә, көендергәннәре дә булгандыр. Иң мөһиме – без үз язмышыбыз өчен җаваплы була алдык һәм төрле сынауларны сабырлык hәм түземлек белән лаеклы уздык.

Без милләтне шәхесләр билгели дип әйтәбез, шуңа күрә 2024 ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзалары тарафыннан “Шәхесләр елы” буларак бертавыштан хупланды.

Ил башлыгыбыз Владимир Путин 2024 елны Россиядә “Гаилә елы” дип, ә республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов – “Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы” дип игълан итте. Алга таба барыбызга да шушы юнәлешләрдә тагын да тырышыбрак хезмәт итәргә насыйп итсен.

Ел дәвамында Татар конгрессы милләттәшләребез белән бергә булды. Уздырган чараларыбызның барысы да халкыбызны берләштерүгә хезмәт итеп, мөһим һәм истәлекле булып тарихка кереп калды. Безнең барыбызның да максат-бурычларыбыз бер һәм аларны тормышка ашыруда, Җир шарының төрле кыйтгаларында гомер итүче милләттәшләребез белән бердәм булып, һәркем кулыннан килгәнчә уртак эшебезгә үз өлешләрен кертәчәгенә ышанычыбыз зур.

Кадерле дуслар, 2024 ел барыбызга да саулык-сәламәтлек, гаиләләребезгә иминлек алып килсен. Бер-беребезнең кадерен белеп, тигезлектә яшик. Эшегездә зур уңышлар, бәхетле тормыш һәм җан тынычлыгы телим!

 

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                                 В. Г. Шәйхразыев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*