tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа ел алдыннан өйләнешәләр
Яңа ел алдыннан өйләнешәләр

Яңа ел алдыннан өйләнешәләр

Мәмсә авылында яшәүче Рузалия һәм Камил Насыйбуллиннарның өйләнешкәннәренә 50 ел. Арча районында аларны белмәгән кеше юктыр. Бу гаиләнең иң зур байлыклары – тырыш хезмәтләре, горурланып сөйли торган балалары.

“Мин булачак ирем Камилнең сеңлесе Нураниянең класс җитәкчесе идем, – дип сөйли Иске Йорт авылында туып-үскән Рузалия. – Беренче тапкыр аларның өендә булырга туры килде. Әнисе бик җылы каршылады. Иркенләп сөйләшеп тә утырдык. 2 улы, 4 кызы бар икән. Мин китәргә кузгала башлагач, менә бу минем олы улым Камил, Владивостокта армия хезмәте үтә, дип фото күрсәтте. Мин улыгыз бик чибәр икән, исән-сау хезмәт итеп кайтсын, дип саубуллаштым. Шушы йортка килен булып төшәрмен дип кем уйлаган!”.

Аларны комсомол таныштыра. Камил 1972 елда армиядән кайта. К.Якуб исемендәге колхозда баш зоотехник булып эшли башлый. Ә Рузалия колхозның комсомол оешмасы секретаре. Камилне дә комсомол комитетына сайлыйлар. Шуннан болар дуслашып китәләр. Дуслык мәхәббәткә әверелә. 1973 елда яңа ел алдыннан өйләнешәләр.
Рузалия сөйләгәннәрне тыңлап утыру миңа бер рәхәтлек бирде. 50 ел бер-берсенә ышанычлы, тугрылыклы пар булып, туганнары, олыларның ихтирамын яулап, гаилә җылысын саклап яшиләр алар.

Гаилә башлыгы, терәк тоткасы – әти кеше, аның ярдәменнән башка хатын-кызга бик авырга туры килер иде. Камил – гаҗәеп акыллы кеше, намуслы, кешелекле, ярдәмчел. Тормыш иткәндә төпле, акыллы кешең булу – олы бәхет ул. Яшьләрнең хәзер кайнаналары белән бик яшиселәре килми. Әмма ата-ана нигезен кемдер сакларга тиештер бит. Ә Рузалия белән Камил төп нигездән, әти-әни яныннан китәргә уйламыйлар да. Алар өйләнешкән вакытта кайнанасына нибары 46 яшь була. Гаиләдә алты бала, кызлары 2нче, 8нче, 10нчы классларда укый. Камилнең энесе Казанда авиация институтында белем ала. Бер кызлары инде эшли башлый. Рузалия иренең туганнарын да якын күрә, аларны әле дә сагынып көтеп ала.

Рузалия белән Камил өч бала тәрбияләп үстерә. Барысы да югары белем ала. Әби-бабай тәрбиясе алып, тәртипле булып үсәләр. “Без эштән кайтып кермәдек, балаларның әткәй белән әнкәй карап үстерделәр, – дип сөйли Рузалия. – Дәү әтиләре малайларны балта-чүкеч тотарга, үз тирәсендә кайнаштырып, хезмәткә өйрәтте. Дәү әниләре балаларны яратып-сөеп  тәрбияләп үстерде, җил, яңгыр тидермәде. Әнкәй бик тә киң күңелле, сабыр, юмарт, эшчән булды. Аның белән 41 ел бергә гомер кичердек. Мин аларга бик тә рәхмәтле”.

1974 елгы олы уллары Раил Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлап, төзелеш компаниясендә прораб булып эшли. 1976 елгы Раилә Казан педагогия институтын тәмамлап, Яңа Кенәр мәктәбендә уку-укыту буенча директор урынбасары. 1980 елгы Рөстәм Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Казанда үзенең шәхси эшен алып бара. Һәркайсының үз гаиләсе бар.

1970 елда Яңа Кенәр мәдәният йортында бер яшь кенә кыз сәхнәдә үзе баянда уйнап, үзе җырлап тамашачыны шаккатырган җырчы – ул Рузалия иде…

Рузалия ханым абруйлы укытучы һәм җитәкче. 12 ел Ташкичү мәктәбендә директор булып эшләде. “Югары категорияле җитәкче”, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”. Бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган остаз-укытучы.  Район һәм республика матбугатында мәкаләләре чыгып килә. Җиде китап авторы. Актив җәмәгать эшлеклесе. 18 ел Ташкичү авыл җирлеге ветераннар советы рәисе. 13 ел “Өммегөлсем” фольклор ансамбле җитәкчесе булды. “Балкыш“ фестивальләре лауреаты. Ел хатын-кызы республика бәйгесенең зона этабы җиңүчесе. Бик күп медальләр, Мактау билгеләре иясе. Һәрвакыт кыю, тәвәккәл, гади һәм гадел була белде.

Чыганак: arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*