Әлеге минутларда Бөтендөнья татар конгрессының Киңәйтелгән Милли Шура утырышы башланды. Җыелышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев алып бара. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, чара онлайн режимда уза.
Көн тәртибенә ике төп мәсьәлә кертелде: Бөтендөнья татар конгрессының 2021нче елдагы эшчәнлек хисабы һәм 2022нче елга БТКның эш планын раслау.
Шәйхразыев сүзләренчә, 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессы һәм бөтен татар дөньясының эше “Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!” шигаре астында оештырылга тиеш. “Бу Бөтенроссия халык санын алуның дәвамы буларак карала”, – диде рәис.
Ул шулай ук киләсе елда ике зур истәлекле чара узачагын билгеләп үтте. “Берсе – Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы булса, икенчесе – Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык юбилее һәм аның кысаларында чираттагы VIII съезд”, – дип аңлатты Милли Шура рәисе.