tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда дирижер Фуат Мансуров яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды
Казанда дирижер Фуат Мансуров яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Казанда дирижер Фуат Мансуров яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Казанда ТАССРның халык артисты Фуат Мансуров яшәгән йортта мемориаль такта ачылды. Истәлек тактасы Карл Маркс урамының 23/6 номерлы йорт фасадына урнаштырылган. Мемориаль тактаның авторы – скульптор Фәнил Вәлиуллин. Фуат Мансуровның Мәскәүнең Троекуров зиратындагы кабер ташын да ул ясаган.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова җәмәгатьчелекне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән сәламләде. Министр әйтүенчә, бүгенге көннән башлап Фуат Мансуровның йөз еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек эшләре башлана. «Аның традицияләрен дәвам итүчеләр өчен Фуат Мансуров исемендәге яңа премия, конкурс, стипендияләр булып дип өметләнәм», – диде ул.

«Истәлек тактасы иртәрәк куелырга тиеш иде, әмма бу процесс сузылды. Бердән, Фуат Шакировичның нәкъ шушы йортта кайчандыр яшәгәнен дәлилләгән документлар булырга тиеш иде. Шулай да, нәтиҗә белән канәгать калдык. Фуат Мансуров бар яктан да талантлы, уникаль шәхес булды. Ул күпкырлы шәхес: альпинист, шахматчы, дирижер, музыкант, укытучы да иде», – диде истәлек тактасы ачылышында мәдәният министры.

Чарада дирижерның кызы – Марина Мансурова да катнашты. «79 яшендә әти авырып алды. Краснодарда аңа операция ясадылар. Аягына озак басты. Хастаханәдә ятканда миңа шалтыратты да: «Марина, мин әле исән!» – диде. Әтинең эшкә тугры булуына, чыдамлыгына сокланып яшәдем. Ул бик шаян, шул ук вакытта җитди кеше иде. Юморны ярата иде. Әтине искә алып яшәрбез дип ышанам», – диде ул.

Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Илсур Айнатуллов Фуат Мансуров белән бергә эшләгән елларын искә алды. «Ул кешене «алтыным» дип атый иде. Татар егетләре белән татарча сөйләшергә яратты. 1988 елда ул мине оркестрга эшкә урнаштырды. Фуат ага Татарстанны, татарларны бөтен дөньяга танытты: аның бик күп татар шәкертләре хәзер дөньяның төрле җирләрендә эшли», – ди ул.

«Гастрольләр белән кая гына барсак та, Фуат Шакировичның укучылары аны рәхмәт әйтеп каршы ала иде. Ул полиглот та булды. Франциягә барсак – французча, Германиядә – немецча, инглизчә сөйләшә иде. Истәлекле такта ачылу чарасы безнең өчен шатлыклы вакыйга. Аның исемен мәңгеләштерәбез», – диде Илсур Айнатуллов.

Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин әйтүенчә, Фуат Мансуров Татарстан дәүләт симфоник оркестрында эшләгәндә ярты ел саен Татарстанда иҗат иткән композиторларның әсәрләреннән торган концертлар оештырылган. «Фуат ага яшь иҗатчыны тәнкыйтьли дә ала, аңа киңәшләр дә бирә, төзәтмәләрен әйтә иде. Ул намусы кушканча эшләде һәм үзеннән соң зур эз калдырды», – диде ул.

«Ул үзенә, оркестр артистларына таләпчән булды. Репетицияләрдә, опера сәхнәләрендә һәрчак йөз процентка әзер иде. Фуат Мансуров барыбызга да үрнәк шәхес. Ритм, темпка аеруча игътибарлы иде. Музыка һәм математика арасында уртак якны табарга яратты. Татарстанның дәүләтчелеген, гимнын булдыруда зур өлешен кертте», – диде Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Ринат Халитов опера студияләренең профессиональ белгечләр әзерләүдә Фуат Мансуровның роле зур булуын искәртте. «Аның исемен телгә алганда Казан дирижерлар мәктәбе турында сөйли алабыз. Һичшиксез, опера һәм симфоник оркестр дирижерларының конкурсы Фуат Мансуров исемен йөртергә тиеш», – диде ул.

  • Фуат Мансуров – ТАССРның халык артисты (1971). Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1994), Казах ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1958), Россия Федерациясенең халык артисты (1998).
  • 1968 елдан Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрының баш дирижеры, 1969 елдан Зур театр дирижеры. 1989 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры. 1970 елдан Мәскәү консерваториясе профессоры, 1986 елда Казан дәүләт консерваториясе профессоры.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*