tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Афəрин, пожарлылар!
Афəрин, пожарлылар!

Афəрин, пожарлылар!

Афəрин, пожарлылар!

Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожар үзешчəннəре Татарстанның Галиəскəр Камал исемендəге дəүлəт драма театры оештырган “Идел йорт-2022” төбəк театрлары коллективларының ХХII регионара онлайн-конкурсында “Күршелəр арасында шундый хəллəр булгалый” пьесасы белəн катнашкан иде. 26 декабрь көнне Казанда бүлəклəү тантанасы булды.

Анда пьесаның авторы Фаилə Курамшина һəм режиссеры Ибраһим Мусин (фотода Г.Ибраһимов исемендəге тел һəм əдəбият институтының бүлек җитəкчесе Роза Солтанова белəн) да чакырылган иде һəм Дипломнар белəн бүлəклəнде. Шулай ук үзешчəн театр коллективына 50 мең сум тəшкил иткəн ике сертификат та тапшырылган. Кочкопожарлы миллəттəшлəребезне чын күңелдəн бу зур уңышлары белəн котлыйбыз, үзешчəн актерларга алда да шундый югары нəтиҗəлəргə ирешергə язсын дигəн телəктə калабыз.

Наилə ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*