tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Хәсән Туфанга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте
Казанда Хәсән Туфанга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте

Казанда Хәсән Туфанга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте

Һәркемнең – үз Туфаны. Кемнекедер ул – моң-сагышлы, берәүләрнеке өметле, якты киләчәккә ышанучы. Тамашачы Татар дәүләт филармониясенә үзенең шагыйрен эзләп җыелды.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән филармониядә «Галиҗанәп шагыйрь» исемле әдәби-музыкаль кичәләр циклы башланды. Ул ел буе дәвам итәчәк. Аның беренчесе Хәсән Туфан иҗатына, тууына 120 еллыгына багышланган иде.

Чараның сценарий авторы, Казан шәһәр филармониясе режиссеры Халисә Исмәгыйлева сөйләвенчә, мондый эшкә алыну – аның өчен җаваплылык та, горурлык та.

– Хәсән Туфанны теләсә кемгә ышанып тапшырмыйлар һәм аны теләсә ничек сәхнәгә дә чыгару ярамый. Шуңа да бу чарага куркыбрак алындым, – дип сөйләде Халисә ханым. – Эшне китаплар туплаудан башладым. Командабыз көчле иде, һәркайсына рәхмәт. Фердинанд Сәлахов, Халисә Хәкимуллина, музыка белгечләре Ләйсән Закирова, Алия Хафизуллина булышты. Эзләндек, китапларны бер ай укыдым, бер ай еладым. Шигырьләрне эзлекле җепкә тезү дә кирәк бит әле! Халисә Хәкимуллина архив материалларында эзләнде, бөтен фактларның документаль яктан дөрес, рас булуы мөһим иде безгә. Икенче бүлеккә шагыйрьнең язучыларга багышланган шигырьләрен алдык. Такташ турында язганнары гына да күпме бит аның! – дип сөйләде Халисә ханым.

Кичәдә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан нуры» оркестры, Камал, Тинчурин театры артистлары чыгыш ясады. Халисә Исмәгыйлева әйтүенчә, «Агыла да болыт, агыла» җырын Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле махсус шушы кичә өчен әзерләгән. «Бу җыр аларның репертуарында юк иде. Хәсән Туфанның йомшак кеше булуын исәпкә алып, тенорлар җырласын дип теләдек», – диде ул. Сүз уңаеннан, кичә барышында балалар да шигырьләр сөйләде, җырчылар арасында да яшьләр булды. Моның белән буыннар чылбыры өзелмәвен, Туфан шигъриятенең хәзерге яшьләргә дә тансык булуын күрсәтергә теләгәннәр.

– Шигырьләр укыганда, «Атларым-канатларым» дигәненә тап булдым. Андагы сүзләргә исең китәрлек! Хәсән Туфан кичәсеннән истәлек калырга тиеш, дип уйладым да, Айдар Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттем. Шушы шигырьдән җыр туды. Аны Рөстәм Насыйбуллин башкарды. Гомерең буе шушы җырны репертуарыңнан төшермә, Хәсән Туфан шигыре дип җырларга тиешсең, дидек аңа, – дип сөйләде Халисә ханым.

Халык язучысы Марсель Галиев Хәсән Туфанга бәйле бер истәлеген барлады. Ул – аны якыннан белгән, аралашкан бәхетле әдипләрнең берсе.

– Иң беренче тапкыр мин аны 10 сыйныфта укыганда Азнакай мәктәбендә очрашуда күрдем. Ул анда Сибгат Хәким белән килгән иде. Университет бетергәч, Язучылар оешмасына эшкә кердем. Шунда 9 ай эшләгәннән соң, миңа фатир бирергә уйладылар. Бу фатир Хәсән аганыкы икән. Үзе ике бүлмәлегә күченә, миңа бер бүлмәлесен бирергә булганнар. Күченгәннән соң, ул мине кунакка чакырды. Анда башка өлкән әдипләр дә бар иде. Шунда, гомер булмаганны, ул сөргендәге бер вакыйганы искә алды. «Бер бүлмәгә эләктем. Анда газета өемнәре тора иде. Мин йотлыгып укый башладым, газета күргән юк иде бит. Шунда сизәм: миңа кемдер карап тора кебек. Башым күтәреп карадым, бу кешене танымыйм. Бераздан аңладым – көзгедән үземне күрәм икән! Мин биш ел көзгегә карамыйча яшәгән икән бит!» – дип сөйләде Хәсән ага. Алар гел Сибгат Хәким белән дус булдылар, бергә яздылар. Минемчә, алар кебек шагыйрь тудырган халык  ул – бөек халык. Һәм шундый йөрәктән чыккан шигырьләр язган тел  ул – бөек тел, – диде Марсель Галиев.

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон да – Хәсән Туфанның үзен күреп, аннан киңәшләр ишетеп калган әдипләрнең берсе. Лимонлы чәйләр эчереп, яшь шагыйрьләрнең иҗатларын тыңлый, бәя биргән аларга Туфан. Без аннан шагыйрьнең шигърияте хәзерге заман белән ни дәрәҗәдә аваздаш булуы турында фикерен сораштык.

– Чын шагыйрьләрнең иҗаты һәр заман белән аваздаш булырга тиеш дип саныйм. Классикларыбызның җан җылысы белән йөрәгеннән ургылып чыккан шигырьләре турында әйтәм.  Чарада шундый шигырьләр яңгырады да, җылы кичә булды,  – диде Ләбиб Лерон. – Хәсән Туфанның 110 еллыгына бәйле чараның сценарий авторы мин идем. Чагыштырып утырдым: бу юлы чара бик бай, тәэсирле килеп чыкты. Хәсән аганың истәлекләренә, шәхси, сөргендәге тормышларына басым ясаганнар, видеолар да кулланылган. Җырчы, артист егетләргә сокландык. Шигырьләрне җаннарын биреп укыдылар. Хәтта Фәннур Мөхәммәтҗановның күз кырыйларында яшьләре дә күренде. Бу – рольгә керү түгел, шигырьнең эченә керү иде.

Чара барышында Хәсән Туфанны хиссият, моң-сагыш шагыйре, планетар шагыйрь дип тә атадылар. Ләбиб Лерон, моңа өстәп, аны башка сүз белән тасвирлады.

– «Дала җыры» дигән шигыремдә: «Сез ул – тугры сүзле горур башлар,
ак хакыйкать тарафдарлары!» – дигән юллар бар. Ак хакыйкать илчесе ул. Мин аны шундый итеп күрәм. Хәсән ага да шагыйрьләрнең шагыйре рәтенә керә, – диде әдип.

P.S. Чара узгач кына, социаль челтәрләрдәге видеоларны күреп: «Бу нинди кичә иде?» – дип язучылар, сорашучылар күп булды. Кызганыч, шундый чараның булуы турында игъланнар җитеп бетмәгән кешегә. Тамаша залында халык тагын да күбрәк, хәтта артыгы белән дә булыр иде. Хәсән Туфан – һәркемгә якын сирәкләрнең берсе бит ул. Әле мондый мәшһүр әдипләрне барлау ел буе дәвам итәчәк. Башкалары турында ишетми калмасак иде.

Чулпан Гарифуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*