tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы башланып китте
Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы башланып китте

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы башланып китте

Шушы минутларда “Президент” отеленең конференц-залында (Уфа шәһәре) “Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе” V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының рәсми ачылышы булды.

Илебезнең 20 төбәгеннән килгән 200гә якын тикшеренүчеләрне ТР төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов сәламләделәр.

Альберт Борһанов Форумда катнашучыларны көн тәртибе белән таныштырды.

Шулай итеп, бүген 3 секция эше каралган:

  • татар халкының уникаль табигать объектларын һәм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен өйрәнү, саклау һәм куллану мәсьәләләре һәм бурычлары. Идел-Урал һәм Евразия төбәкләрендә төбәк тарихын өйрәнү, туган якны өйрәнү, музей эшен һәм этнотуризмны үстерү мәсьәләләре;
  • Евразия төбәкләрендә татар авылларының тарихын, үсеш перспективаларын өйрәнү;
  • нәсел шәҗәрәсен төзү һәм татар халкының күренекле шәхесләренең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү.

Көннең икенче яртысында форумның пленар утырышы узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*