2024 елның 9-10 мартында Казан ислам университетының Коръән хафизларын әзерләү үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә кызлар арасында «Коръән мәхәббәт белән» дип исемләнгән II Бөтенроссия Коръән конкурсын үткәрәчәк.
Бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен арттыру, Коръән өйрәнүгә омтылышны үстерү һәм аны ятлауда казанышларны хуплау максатыннан үткәрелә.
Конкурс 4 номинациядә узачак:
– 2 җүзне белү (14 яшькә кадәр);
– 3 җүзне белү;
– 8 җүзне белү;
– 15 җүзне белү.
Бәйге 2 этапта узачак: сайлап алу туры – 9 мартта, ә төп этап һәм җиңүчеләрне бүләкләү 10 мартта булачак. Матбугат чаралары вәкилләрен әлеге чараны яктыртырга чакырабыз. Аккредитация +7 953 480-70-01 телефоны аша уздырыла (Закирова Елена Константиновна). Әлеге чараның вакыты һәм урыны: 10 мартта 15:30 сәгатьтә «Корстон» бизнес үзәгенең «Пушкин» залында.
Чыганак: dumrt.ru