tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пленар утырышының икенче өлеше узды
XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пленар утырышының икенче өлеше узды

XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пленар утырышының икенче өлеше узды

2024 елның 4-6 мартында XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтә. Бүген “Корстон” сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узды.

Пленар утырышның икенче өлешендә җыен кысаларында эшләгән дискуссия мәйданчыкларына нәтиҗә ясалды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова чыгыш ясады.

– Мин инде унынчы ел шушындый секцияләрдә катнашам. Бик рәхмәтлемен, чөнки үсеш бик зур. Беренчедән, без үз телебезгә кайтып барабыз. Үз фикеребезне үзебезчә уйлап, үзебезчә җиткерә беләбез. Икенчедән, яшьләр бик күп. Кичә залга карыйм: 176 кешенең, минемчә, 120 се яшьләр иде. Сез һәрберегез, үзенең юнәлеше буенча эшен ачып, аны башкаларга җиткерә белеп, тәҗрибә уртаклашып яшисез. Авылдан киткән урта буын яшьләрнең дә әйләнеп кайтып, җирләр алып, атлар алып, авылны яшәтү өчен үзләреннән көч куеп, авыл халкын эшкә тартулары күзәтелә, – диде Кадрия Идрисова үзенең чыгышында.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев делегатларга Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Җыенда катнашучылар өчен көн мәдәни программа белән дәвам итә. Алар В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексында Россиянең татар авыллары ассоциациясе рәисе, композитор, җырчы, шагыйрь Фәнир Галимов юбилеена багышланган иҗат кичәсен караячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*