tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Фәнир Галимов юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды
Казанда Фәнир Галимов юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды

Казанда Фәнир Галимов юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды

Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены дәвам итә. Бүген җыен делегатлары В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Россиянең татар авыллары ассоциациясе рәисе, композитор, җырчы, шагыйрь Фәнир Галимов юбилеена багышланган иҗат кичәсен карадылар. Кичә кысаларында «Бабай утары» картиналар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Чараның кунакларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

– Фәнир Галимов – үзе бер дөнья. Ул киңкырлы, шул ук вакытта тыйнак шәхес. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, ул тыйнак булып, үзе булып кала белде. Шулай ук ул милләтпәрвәр шәхес тә. Узган елны Йолдыз авылында булган янгыннан соң да ул беренчеләрдән булып милләттәшләребезгә ярдәм кулы сузды. Без әлеге кичке чарабызны “Һәр милләтне шәхесләр билгели” шигаре белән башлап җибәрдек. Фәнир Галимов – барлык татар дөньясы өчен олпат шәхес! – диде ул.

Үзенең чыгышыннан соң Данис Шакиров Фәнир Галимовка татар бүреген бүләк итте. Кичә Фәнир Галимовның җырлары белән үрелеп барды.

Фәнир Галимов – Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе, «Бабай утары» этнографик комплексы төзүчесе. Россиянең мактаулы энергетигы исемен йөртә. Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе. Җырлар җыентыкларыннан тыш, “Яшәүләрем – җыр минем”, “Синеке бит без, Төмәнәккәем!”, “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?” китаплары авторы. Фәнир Галимов – “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советы рәисе, Башкортстан Республикасы Туймазы районы “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы да. Ул республика торак пунктларын, Россия төбәкләрен электрлаштыру белән шөгыльләнүче “Ильфа” җәмгыятен дә җитәкли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*