Казанда 7 мартта Су спорт төрләре сараенда Россия Герое Дамир Гыйлемханов истәлегенә бокс буенча беренче төбәкара турнир узды.
Ярышларда бокс клублары вәкилләре һәм Суворов училищесы тәрбияләнүчеләре катнашты. Бу – Т-72Б танкының герой экипажы (ефрейтор Дамир Гыйлемханов, өлкән лейтенант Дамир Исламов һәм рядовой Иван Цевун) хөрмәтенә аталган беренче бокс турниры. Ярышларда Россия Федерациясе Геройларының туганнары катнашты.
Турнирның мәртәбәле кунаклары – Татарстан Республикасы Бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев, ПГУФКСиТ ректоры Рафис Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Вәлиәхмәтов. Сергей Игнатьев билгеләп үткәнчә, бу Россия Геройлары хөрмәтенә соңгы турнир түгел:
– Мин мондый форматта турнирны традицион рәвештә үткәрергә кирәк дип саныйм. Бу безнең егетләрнең профессиональ үсешен арттыру өчен кирәк. Без бүген патриотлык, Ватанга мәхәббәт формалаштырырга тиешбез”, – диде ул.
– Дамир профессиональ боксер түгел, ул үзе өчен тренажер залына йөргән. Без мәктәпкә аның исеме бирелүенә бик шат, ә хәзер аларның батырлыгы хөрмәтенә турнир үткәрелә. Кешеләрнең безнең балаларыбызның батырлыгын истә тотуы, хөрмәт итүе һәм кадерләве мөһим. Без улыбыз белән бик горурланабыз”, — дип сөйләде Дамирның әнисе Ленария Гыйлемханова.