tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы, шагыйрь һәм драматург Ибраһим Абдуллинның туган авылында «Мин татарча сөйләшәм» интерактив конкурсы узды
Язучы, шагыйрь һәм драматург Ибраһим Абдуллинның туган авылында «Мин татарча сөйләшәм» интерактив конкурсы узды

Язучы, шагыйрь һәм драматург Ибраһим Абдуллинның туган авылында «Мин татарча сөйләшәм» интерактив конкурсы узды

Татар язучысы, шагыйре һәм драматургы Ибраһим Абдуллинның туган авылында «Мин татарча сөйләшәм» интерактив конкурсы узды. Әлеге чараны Салахов Зәбир Зиязетдин улы Шаран районы Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчеселе, һәм Ибраһим Абдуллин исемендәге Зирекле авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Сәгъдуна Фәрвәзетдин кызы оештырдылар. Жюри әгъзасы буларак Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү комитеты вәкиле Алмаз Хәлиуллин чакырылды. Ул бүгенге мәктәп укучыларына туган телне, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү бәйле булуын ассызыклады.
Аннары шигърият фестивале узды-мәктәп укучылары, татар шигъриятен яратучылар, шагыйрь Әнгам Атнабаевның шигырьләрен татар телендә яттан укыдылар.
Чараның өченче өлешендә – яшь татар телен яратучылар «Мин татарча сөләйләш» фестивалендә И.Абдуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасыннан ике команда катнашты. Ике команда да татар телен язма һәм телдән яхшы белүләрен күрсәтте, балалар киң күзаллауга ия, җиңел һәм иркен сөйләшәләр. Бүләк итеп сәләтле укучыларга татар телендә китаплар тапшырылды.
– Әлеге чарадан алган тәэсирләр уңай, мәктәп укучылары арасында татар телен өйрәнүгә кызыксыну бар. Чараны оештыручыларга зур рәхмәт, аларның зур хезмәте күренә. Мондый эш киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам, – диде Алмаз Хәлиуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*