tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсендә “Татар малае, Татар кызчыгы-2023” бәйгесе үткәрелде
Балык Бистәсендә “Татар малае, Татар кызчыгы-2023” бәйгесе үткәрелде

Балык Бистәсендә “Татар малае, Татар кызчыгы-2023” бәйгесе үткәрелде

1 март көнендә Балык Бистәсе район мәдәният йортында Ак калфак район иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган “Татар малае, Татар кызчыгы-2023” бәйгесе үткәрелде.

Бәйрәмдә Балык Бистәсе муниципаль районының балалар бакчаларында тәрбияләнүче 6-7 яшьлек малайлар һәм кызлар катнашты. Бәйге “Татарлар: гамәл стратегиясе”н үтәү максатыннан балаларда телне, татар халкының мәдәни кыйммәтен, милли үзаңны үстерү,татар балалары арасында сәләтле балаларны барлау һәм ачу, балалар бакчасы, мәктәп һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту максатыннан һәм 2023 ел – Республикабызда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан үткәрелде. Барлыгы 12 бала көч сынашты. Шулар арасыннан “Татар малае-2023” исеменә Балык Бистәсе “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче Мусин Булат, ә “Татар кызчыгы-2023” титулына Биектау авылы “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Шәрифуллина Камилә ия булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*