tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ваһапов елы Кочко-Пожардан башланды
Ваһапов елы  Кочко-Пожардан башланды

Ваһапов елы Кочко-Пожардан башланды

Сергач муниципаль округы депутатлары Советы депутаты, Сергач татарлары лидеры Ирфан Шаипов икенче ел рәттән 8 март көнне Түбән Новгород өлкәсендәге туган авылы Кочко-Пожар мәдәният йортында хатын-кызлар хөрмәтенә бәйрәм концерты бүләк итте.

Узган саннарыбызның берсендә төбәгебездә агымдагы елны татар халкының мәшһүр җырчысы, безнең күренекле якташыбыз Рәшит Ваһапов елы дип игълан итү инициативасы белән чыккан идек, чөнки 7 майда татар халкының халык артисты Рәшит Ваһап улының тууына 115 ел тула. Бу тәкъдимне беренчеләрдән булып Ирфан Таһир улы күтәреп алды һәм 15 июльгә билгеләнгән Сергач округы сабан туен нәкъ Рәшит Ваһаповның юбилеена багышларга кирәклеген дәлилләп, Сергач округы башлыгы Олег Радаев белән махсус күрешеп сөйләште һәм хуплау тапты.

Шул идеяне тормышка ашыру нияте белән Сергач татарлары лидеры 23 февраль көнне Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов белән дә очрашты һәм бу юнәлештә кайбер мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Ә шул очрашуның беренче һәм язгы карлыгачы итеп, 8 Март бәйрәмендә нәкъ Кочко-Пожарда үткән концертны әйтергә кирәк. Чөнки аны Рәшит Ваһапов варислары, аның исемен йөрткән Халыкара татар җыры конкурсы җиңүчеләре Азат Абитов һәм Ранис Габбазов җан юлдашы Гөлия Сагиева белән бирделәр. 200 кешелек залны тутырып килгән кадерле тамашачыларга безнең Илдус Харрясов та үзе сөеп башкарган берничә җырын бүләк итте.

Ирфан Таһир улы үзенең тәбрикләү чыгышында кадерле авылдаш хатын-кызларын, бу бәйрәмгә килгән Шөбиле, Печә, Мөтеравыл һәм Актукның кадерле мөлаем затларын җылы котлады, рәхмәт әйтте һәм изге теләкләр юллады. Ә искиткеч концертны яшь артистлар безнең “Ялгыз агач” җыры һәм Нижгар такмаклары белән тәмамладылар. Тамашачылар аларга аягүрә басып кайнар алкышлар белән чиксез рәхмәтләрен белдерде, ә инде бу көнне күп санлы ихлас рәхмәтләргә, билгеле, Ирфан Таһир улы лаек булды.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*