tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һөнәри үсешкә омтылган укытучы
Һөнәри үсешкә омтылган укытучы

Һөнәри үсешкә омтылган укытучы

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны «Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте». Укытучы һөнәренә игътибарны арттыру, хөрмәт күрсәтү максаты белән үткәрелгән чараларның берсе Тубыл шәһәрендә узды.

Балаларны белем дөньясына алып кергән, туган телләренә мәхәббәт уяткан Төмән районы Индрәй мәктәбе укытучысы Зәкия Сәитованың укучысы Кәрим Кәримов Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы оештырган  “Укытучы һәм остаз” елына багышлап “Укытучы-бөек исем” дип исемләнгән шигърият бәйгесендә беренче урын алды.

Ихлас күңелебездән без аларны котлыйбыз. Кәрим Кәримов бәйгедә катнашаучылар арасында иң кече яшьтәге катнашучы булды. Укытучысы Зәкия Сәитова:”Кәрим Земфира Исламованың “Без чыктык сәяхәткә” шигырен сөйләде. Тырыш, кызыксынучан, татар телен яраткан укучы спорт белән дә шөгыльләнә, шахмат уенын ярата. Кәримнең әти-әнисенә, сөекле әбисе, ветеран укытучы Мәрхүбә апа Шәриповага рәхмәтемне белдерәсем килә. Алар балаларының беренче киңәшче-ярдәмчеләре, уку-тормышлары белән кызыксынып, кирәк вакытында  булышлык күрсәтеп торалар. Укыту, тәрбия эше гаилә белән бердәмлектә алып барыла. Кәримнең уңышлары шатланып, горурланып сөйләрлек,”-ди.

Индрәй мәктәбендә икенче сыйныф, 3б, 4а классларда татар телен укыткан Зәкия Сәитованы белгәнемә егерме еллап вакыт узгандыр. Аның хезмәт стажы 23 елдан артык. Педагогик хезмәт юлын Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә башлаган яшь укытучы Д.И.Менделев исемендәге Тубыл пединститутын тәмамлап мәдәният үзәгенең мәгариф бүлегенә эшкә урнаша. Яшь белгеч ул елларны татар юнәлешендә кайнап, тырышып эшләде. Хезмәтендә җиңеллек эзләмәде. Ачык дәресләр күрсәтте, укучылары белән бәйгеләрдә катнашты, яхшы күрсәткечләргә иреште. Сәләтле укытучы үз белемен укучыларына биреп, аларның күңелләрен аңлап, әти-әниләрен дә кызыксындыра алды. Ул мәдәният үзәгендә эшләгән чорында Мактау грамоталар алды, Рәхмәт хатларына лаеклы булды.

Зәкия Әкрәм кызы:”Мин үземнең татар теле һәм әдәбиятны Күкрәнде мәктәбендә укыткан укытучыларым Хәбибә апа Ермышевага һәм Сара апа Ермышевага һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза апа Ниязовага бик рәхмәтлемен. Алар биргән белем белән әле дә файдаланам. Институтны тәмамлап Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә эшләгән елларым бик кызыклы һәм үзенә карата нәтиҗәле үтте. Мәдәният үзәгендә, шәһәрнең 15 нче мәктәбендә, балалар бакчаларында эшләгән елларымны үзләренең белеме, тәҗрибәләре белән уртаклашкан Сәет Хисмәтуллинны, Клим Садыйковны, Мәдинә Уразметованы, Роза Сәитованы, Гөлсинә Ташкееваны, Зәйтүнә Тычинскихны, Флера Сәгыйтованы җылы сүзләр белән искә алам. Алар күңелемдә якты хатирәләр калдырдылар. Мәдәният үзәгендә татар теле түгәрәкләрен алып барган укытучылар коллективы тату иде, энтузиаст кешеләр эшләделәр. Укытучыларның күпчелеге белән бүген дә аралашып яшибез. Үзәк директоры Сафиулла Илясов(мәрхүм) җитәкчелегендә шәһәр күләмендә зур мәдәни чаралар үткәрелде. Без укыткан балалар шәһәр театры залында узган Яңа ел, “Язгы гөрләвекләр”, шигърият конкурсларында катнаштылар. Шәһәр күләмендә узган Сабантуйларында чыгыш ясадылар,”-дип хатирәләре белән уртаклашты.

Балаларның, халкыбызның, илебезнең дә киләчәге укытучы кулында дип юкка әйтмиләр. Балалар күпчелек вакытларын мәктәптә үткәрәләр. Зәкия Сәитова элек-электән ихлас күңелле, эшен яратып эшләгән, тирән белемле, сабыр холыклы, укучыларына белем, тәрбия бирүче укытучыларның берсе булды. Бүгенге көндә дә Индрәй мәктәбендә эшләп уңышларга ирешүенә сокланабыз.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*