tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Флера Сөләймановага Илһам Шакиров премиясен тапшырды
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге  Флера Сөләймановага Илһам Шакиров премиясен тапшырды

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Флера Сөләймановага Илһам Шакиров премиясен тапшырды

Бүген халкыбызның  легендар  җырчысы, Татар АССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, «Мон сакчы» премиясе лауреаты Флера Сөләймановага бүген 84 яшь тулды. 

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Флера ханымны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлады. Биредә җырчыга  Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе тапшырылды.

Татар халкының сөекле җырчысын тәбрикләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, БТКның Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин,  «Татарстан» ДТРКнең Радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов килделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*