tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар халкының мәдәниятенә багышланган «Дастан» күргәзмәсе ачылды
Мәскәүдә татар халкының мәдәниятенә багышланган «Дастан» күргәзмәсе ачылды

Мәскәүдә татар халкының мәдәниятенә багышланган «Дастан» күргәзмәсе ачылды

Мәскәү шәһәренең «Дар» мәдәни үзәгендә «Чыганакларга кайту» проекты кысаларында «Дастан» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы тарафыннан игълан ителгән Милли дастаннар елына һәм татар халкының мәдәниятенә багышлана.

Аны «Дар» мәдәни үзәге, Мәскәү шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырды.

Күргәзмә кысаларында татар халык дастаннары, китаплар, рәссамнар һәм фотографлар эше тәкъдим ителгән. Чарада татар мөнәҗәтләре, бәетләр һәм халык музыка уен коралларында композицияләр башкарылды. Анда Татарстан Республикасының халык артисты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Гөлзада Сафиуллина һәм «Риваять» этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитов чыгыш ясады.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее фондыннан картиналар, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Булат Гыйльвановның эшләре, Татарстан Фотографлар берлеге әгъзалары Рамил Гали, Р.Якупов, С.Исхаков, Р.Муллаяновның фотосурәтләре тәкъдим ителә. Шулай ук «Идегәй» татар халык дастаны: Нәкый Исәнбәтнең җыелма текстны өйрәнүгә һәм булдыруга керткән өлеше» күргәзмәсе дә оештырылган.

Күргәзмә 30 апрельгә кадәр эшли.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*