tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадыйм Нуруллинга Васил Шәйхразыевның Рәхмәт хаты тапшырылды
Кадыйм Нуруллинга Васил Шәйхразыевның Рәхмәт хаты тапшырылды

Кадыйм Нуруллинга Васил Шәйхразыевның Рәхмәт хаты тапшырылды

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе мөдире Кадыйм Нуруллинга Татар мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы бик күп проектлар башкара. Филармония артистлары Татарстаныбызда гына түгел, Россия төбәкләрендә узган чараларда актив катнашалар, милләттәшләребезне милли-мәдәни мирасыбызны өйрәнүгә җәлеп итәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*